ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2019 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» Федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча, 2019 елның 19 һәм 20 маенда Татарстан Республикасы территориясендә төнге сәгатьләрдә туфракта урыны белән 2гә кадәр кыраулар көтелә. Татарстан Республикасы территориясендә фаразланган метеоусловияне исәпкә алып, түбәндәге хәвеф-хәтәрләр барлыкка килергә мөмкин:

- авыл хуҗалыгы культураларының зыян килүе һәм һәлак булуы.


15
май, 2019 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле авыл җирлеге халкы! Халыкара Гаилә көне белән котлыйбыз! Гаилә һәркем өчен һәрвакыт беренче урында булсын! Чөнки чын бәхет-ул ярату һәм яраткан булу, үз-үзенә кайгыртуны тою һәм туган кешегә ярдәм итү. Һәр йортта балалар көлүен һәм кечкенә аяклар топотын тыеп тормасыннар. Йортыгызда тынычлык һәм иминлек булсын!


14
май, 2019 ел
сишәмбе

   13 май көнне "БУА: диалог киңлеге" III Халыкара милли театр фестивале кысаларында Кайбыч районы мәдәният йорты сәхнәсендә Казахстан Республикасыннан Актүбә өлкәсе драма театры Уильям Шекспирның «Гамлет» дип исемләнгән спектаклен тәкъдим итте.

           Барлык персонажларны да әлеге спектакльдә бер актер - Багдат Телеугалиев уйнады. Актер үзенең гәүдәсе, мимика ярдәмендә тамашачыларга үз ниятләрен, уй-хисләрен җиткерде.

           Спектакль тәмамланганнан соң тамашачылар залы яшь актер һәм режиссер Мейрам Хәбибуллинны Сидоренконы көчле алкышлар белән сәламләде.
           Аннан соң сәхнәгә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин күтәрелде. Спектакль өчен рәхмәт белдереп, Альберт Илгизәр улы актерларга Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.


13
май, 2019 ел
дүшәмбе

         Татарстан Республикасы буенча: алмашынучан болытлы һава. Күпчелек районнарда яңгыр, урыны белән яшен, боз. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан, секундына 3-8 метрга кадәр, урыны белән көчәйгәндә секундына 14 метрга кадәр, яшен вакытында секундына 17-22 метрга кадәр. Минималь һава температурасы төнлә +15 ..+20 .º метрга кадәр. Һаваның максималь температурасы көндез + 26..+31º кадәр.


12
май, 2019 ел
якшәмбе

   Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең ЗТО белгечләре кулланучылар хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауның актуаль мәсьәләләре буенча халыкка консультацияләр бирәчәк.
         Консультация барышында мөрәҗәгать иткән кулланучыларга сатучыларга яки хезмәт күрсәтүчеләргә карата дәгъва язуда ярдәм күрсәтеләчәк, кулланучыларның гамәлдәге проблемаларын карап тикшерүдә булышлык күрсәтеләчәк, гамәлдәге закон нормалары аңлатылачак.
         Әлеге чара 2019 елның 14 маенда 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Кайбыч районының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күпфункцияле үзәге филиалы бинасында узачак.


9
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

  "Кадерле сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле кайбычлылар!

          Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең  74 еллыгы белән чын йөрәктән тәбрик итәм! 1945 елның 9 мае күпмилләтле Ватаныбыз тарихына мәңгегә кереп калды, ул тиңдәшсез батырлыкларга шатлану һәм авыр югалтулардан әрнү белән сугарылган. Җиңү көне - сугыштан соңгы барлык буыннарның патриотик гимны, ул яшь буыннарның күңелендә яңгырый, һәйкәлләрдә, урамнарыбызның һәм мәйданнарыбызның исемнәрендә мәңгеләштерелә. Безнең уртак бурычыбыз - бүген исән булган сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренә тиешле кадер-хөрмәт күрсәтү. Районда ветераннарның торак һәм башка социаль шартларын яхшыртуга, аларны иҗтимагый тормышта актив катнаштыруга юнәлдерелгән эзлекле сәясәт тормышка ашырыла. Хөрмәтле ветераннарга һәм барлык кайбычлыларга ныклы сәламәтлек, күтәренке рух, бәхет һәм муллык телим. Җиңү көне котлы булсын, кадерле дуслар!"

 

Бортас авылының олысы-кечесе һәйкәл янына җыелган иде. Алар арасында күпчелекне тыл хезмәтчәннәре тәшкил итә. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева аларга иң изге теләкләрен җиткерде, ныклы сәламәтлек теләде, Бөек Җиңүне якынайтудагы хезмәт батырлыклары өчен рәхмәтләрен җиткерде. Авылда мәчет эшли. Быел дәүләт программасы нигезендә модульле кибет тә ачылачак. Фәүзия апа Биктаһирова районда өлкәннәргә булган кадер-хөрмәт өчен авылдашлары исеменнән район башлыгына рәхмәтен юллады. Ә менә Әлфия апа Галимова сугыш чоры баласы. “9 Майда еламыйча калганым юк минем. Әтиләребез фронтта һәлак булган, безгә аларны күрергә насыйп булмаган”,- диде ул. 
Кечкенә балалар, укучылар чыгышы өлкәннәр күңеленә хуш килде. Клуб методисты Гөлшат Галимова чыгышыннан күренгәнчә, авылның 119 ир-егете фронтка киткән һәм шуларның 73е яу кырында мәңгелеккә ятып калган. Исән-сау кайтканнары да вафат булган инде.

Кече Мәми авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Ершов һәр елны митингта катнаша. Бу юлы да Әфганстанда хезмәт итеп кайткан улы Юрий Ершов белән бергә килде ул тантанага. Икесенең дә күкрәген күпсанлы орден-медальләр бизи. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин алар белән кочаклашып күреште. Сугыш ветеранына тәмле күчтәнәчләр тутырылган зур пакет һәм котлау открыткасын да тапшырды. Авыл халкын Җиңү көне белән котлавында ветеранның барыбыз өчен дә зур горурлык булуы турында әйтте, ул исән-сау чагында сугыш хатирәләрен яздырып калырга, видеога төшерергә кирәклеген әйтте. Авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева, ветераннар Советы рәисе Нина Дунаева да авылдашларына изге теләкләрен җиткерде. Мәктәп укучылары “Үлемсез полк” белән авыл урамнары буйлап үтте, монтаж куйды. Мәдәният йортындагы концерттан соң, өлкәннәр бәйрәм табынына җыелды.


28
апрель, 2019 ел
якшәмбе

Бу якшәмбедә православие дөньясы билгеләп үтәчәк Пасха бәйрәме ал-дыннан район башлыгы Альберт РӘХМӘТУЛЛИН кайбычлыларга му-ниципаль район Советы, башкарма комитет һәм шәхсән үз исеменнән котлавын ирештерде.

– Изге Пасха үз-үзеңне аямыйча кешеләргә хезмәт итү, аларны чын күңелдән ярату һәм кичерә белү символы булып тора. Бу көн – иң якты һәм күркәм, өмет, яз һәм рухи яңарыш бәйрәме. Пасха намус кушканча яшәргә, шәфкатьле булырга, кайгырту һәм юатуга мохтаҗ кешеләргә ярдәм кулы су-зарга омтылыш уята. Районыбыз авылларында да бу көн зурлап билгеләп үтелә. Христосның дөньялыктагы тормышы һәм аның яңадан терелүе дин тотучылар өчен илаһи мәрхәмәткә, тәүбәгә килү һәм камилләшүгә юл күрсәтүче, шәфкатьлелек һәм үз-үзеңне аямыйча кешеләргә хезмәт итүнең ачык мисалы булып тора. Ислам һәм башка традицион диннәр белән бер-рәттән, православие районда милләтләр һәм конфессияләр арасындагы тату-лыкның, иминлекнең ныклы әхлакый нигезе булып тора, җәмгыятьне аның вәкилләре арасындагы үзара хезмәттәшлек, ихтирам һәм ватанпәрвәрлек ру-хында үстерү кебек игелекле эшкә хезмәт итә. 
Әлеге якты бәйрәм һәрбер йортка бәхет һәм уңышлар алып килсен, игелек-ле эшләргә рухландырсын һәм яңа биеклекләргә ирешү өчен көч өстәсен! 


24
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

  Балаларның ял итү һәм сәламәтләндерүгә хокукларын гамәлгә ашыру өлкәсендә системалы проблемаларны ачыклау һәм анализлау, балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләре буенча 13 майда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында "кайнар линия" эше оештырылачак 8(843) 236-61-24, 236-61-26, 236-61-49.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International