Шунысы шатлык, безнең район талантлы балаларга бай. Араларында уку, спорт алдынгылары, олимпиада җиңүчеләре, биючеләр, җырчылар, рәссамнар бик күп. Безнең төп бурыч - киләчәктә дә аларның мәнфәгатләрен кайгырту һәм яклау, аларның талантларын үстерүдә тагын да уңайлы шартлар тудыру. Аларны тәрбияләүдә өлеш керткән ата-аналарга, әби-бабайларга, педагогларга, тәрбиячеләргә олы рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә.
Балалар сезгә, әти-әниләрегезгә бәхет һәм сәламәтлек телим, һәрчак аларның игътибарын, мәхәббәтен һәм күңел җылысын тоеп яшәгез. Йөзегездән елмаю китмәсен, күңелегездә якты хисләр генә ташып торсын. Әти-әниләрегез сезнең белән һәрвакыт горурлансыннар иде. Күк йөзебез аяз, балаларыбыз бәхетле, киләчәк тормышыбыз якты булсын!