"2019 елның 1 кварталы өчен авыл җирлекләре рейтингы» дигән доклад белән район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев чыгыш ясады.
Киңәшмәдә ягу сезоны, Җиңү көненә багышланган бәйрәмгә әзерлек, янгын куркынычсызлыгы һәм башка мәсьәләләр күтәрелде.
Бүген Олы Кайбычта Кайбыч районы оешуга 28 ел тулуга багышланган бәйрәм узды. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ТР Президентының территорияләр белән эшләү буенча идарәсенең баш киңәшчесе Илфат СөнгатуллинДәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советы депутатлары Рафил Ногманов һәм Илшат Гафуров, районның элеккеге башлыгы Азат Хәнифатуллин һәм Җәүдәт Гаффаров, Кайбыч районы халкы һәм башка кунаклар катнашты.
2019 елның 1 апрелендәге 49-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә пенсиягә социаль өстәмә күләмен исәпләү механизмы үзгәрә. Пенсияләрне һәм айлык акчалата түләүләрне индексацияләү пенсионерның яшәү минимумын исәпкә алып башкарылачак. Бу үткәрелә торган индексацияләр нәтиҗәсендә өстәмә пенсиянең агымдагы күләменә һәм айлык акчалата түләүгә түгел, ә төбәктәге пенсионерның яшәү минимумы дәрәҗәсендә тәэмин ителә торган пенсионерның гомуми түләүләренә билгеләнәчәк дигән сүз.
Элегрәк түләү индексациясе пенсионерның яшәү минимумын исәпкә алмыйча башкарылган, шуңа күрә һәр яңа индексация пенсия күләмен арттырган һәм яшәү минимумына кадәр социаль өстәмә күләмен пропорциональ рәвештә киметкән. Мондый тәртип индексациядән соң да пенсионер тарафыннан алына торган түләүләрнең күләме үзгәрешсез кала алуына китергән.
"Хәзер закон башта пенсионерның кеременең гомуми күләмен яшәү минимумына кадәр җиткерергә, аннары пенсия индексациясен үткәрергә мөмкинлек бирә. Шул рәвешле, индексация нәтиҗәсендә өстәмә акча Татарстанда пенсионерның яшәү минимумыннан тыш түләнәчәк, ә пенсионерга түләүләрнең гомуми күләме агымдагы елда пенсия һәм ЕДВ индексациясе нәтиҗәләре буенча арттырылган суммадан һәр елда ПМПдан югарырак булачак», - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Пенсия суммасы һәм ЕДВ Пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен билгеләгәндә пенсионерны Матди тәэмин итүнең гомуми суммасын санау һәм аларның күләмен индексацияләү пенсиягә социаль өстәмә күләмен киметергә тиеш түгел.
Яңа тәртип, шул исәптән агымдагы елның гыйнварында узган иминият пенсияләрен индексацияләү дә таратылачак. Әлеге үзгәреш 83 меңгә якын татарстанлыга, шул исәптән 296 -кайбычлыларга кагылачак. Түләүләрне яңадан исәпләү берсүзсез узачак, шуңа күрә пенсионерларга Россия Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә һәм нинди дә булса гариза бирергә кирәкми.
2019 елда иске исәп-хисап: Пенсия күләме – 5105,00 сум.
2019 елның 1 гыйнварыннан пенсияләрнең индексациясен исәпкә алып, 7,05 % - 359,90 сум тәшкил итә. = 5464,90 сум.
ЕДВ индексациясен исәпкә алып, 1.02.2019 елдан 2073,51 сум *4,3% ка - 89,16 сум = 2162,67 сум.
Пенсионерның кереме 5464,90 сум пенсия + 2162,67 сум ЕДВ = 7627,57 сум, бу 2019 елга Татарстан Республикасында билгеләнгән пенсионерның яшәү минимумыннан (8232 сум) кимрәк, шуңа күрә алучыга федераль социаль өстәмә (ФСД) 604,43 сум билгеләнгән.
Нәтиҗәдә, ФСД хезмәте күләме 449,06 сумга кимегән, пенсия һәм ЕДВ индексациясе аркасында пенсионерның гомуми кереме ПМП – 8232 сум чикләрендә калган.
2019 елдан яңа исәп хисап федераль закон нигезендә пенсия һәм ЕДВ индексациясе белән бәйле рәвештә ФСД күләмен киметмәскә тәкъдим итә:
Пенсия күләме-5105,00 сум.
ЕДВ күләме-2073,51 сум.
Пенсия индексациясе күләме -359,90 сум.
ЕДВ индексациясе күләме -89,16 сум.
2019 елда пенсионерның яңа тәртип буенча гомуми кереме булачак:
5105,00 + 359,90 +2073,51 + 89,16 +1053,49 = 8681,06 сум.
ФСД күләме -1053,49 сум.
Февраль аенда 449,06 сумга арттыру (иске тәртип белән чагыштырганда).
ПЕНСИЯ ФОНДЫНЫН кайнар линиясе 8-800-600-44-44
ТР буенча Россия Пенсия фонды Бүлегенең Контакт-үзәге (843)279-27-27
Интернет-сайтлар www.pfrf.ru , sprrt.ru
www.vk.com/pfr_rt,
www.facebook.com/pfrrt,
www.twitter.com/PFR_TATARSTAN
www.ok.ru/group/58408636907571
ТР буенча Пенсия Фондынын матбугат хезмәте (843)279-25-13 pressa.pfr@gmail.com
23 апрель 2019 елда Пенсия фондының Кайбыч районы бүлегендә ( адресы: Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар урамы, 7 йортта) 13.00 сәгатьтән башлап Татарстан Республикасы буенча Пенсия Фонды Идарәчесенең урынбасары Елена Горюнова пенсия фондына кагылышы сораулары булган Кайбычлыларны кабул итәчәк.
Кабул итүгә алдан язылу өчен телефон номеры 2-10-74.
"2019 елда санитар-экологик икеайлык үткәрү турында" доклады белән башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров чыгыш ясады.
Киңәшмәдә район мәгариф көненә багышланган бәйрәм үткәрү, туган якны өйрәнү музее ачылу, язгы ташу чорында район хезмәтләренең әзерлеге һәм башка мәсьәләләр каралды.
"Кайнар линия" 2019 елның 12 апрелендә 09.00-17.00 сәгатьтә узачак, телефон: (843) 236-00-71.
3 апрельдә Татарстан Росреестры Бердәм консультацияләр көне үткәрә. Әлеге чара Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе оешуга 10 ел тулуга багышланган.
Казанда Бердәм консультацияләр көне 13.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр узачак. Бердәм консультацияләр көне шулай ук бөтен республика буенча идарәнең территориаль бүлекләрендә узачак.