Социаль өстәмә түләүне кабат исәпләү нәтиҗәсендә эшләмәүче 72 мең пенсионерның пенсияләре артып килде. Уртача алганда, айлык өстәмә түләүләр 460 сумга артты.
Кабат исәпләү «Дәүләт социаль ярдәме» һәм «Россия Федерациясендә яшәү минимумы» турындагы федераль законнарга быелның апрелендә кертелгән үзгәрешләргә туры китереп башкарылды.
«Пенсияләр гражданнарның мөрәҗәгатеннән башка гына, Пенсия фонды тарафыннан бирелә торган өстәмә түләүләр белән бергә арттырылды. Пенсионерларның күпчелеге арткан түләүләрне май ае пенсияләре белән бергә алды. 1 июльгә кадәр кабат исәпләүләр тулысынча төгәлләнәчәк», - дип искәртте Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды Бүлекчәсе Идарәчесе Эдуард Вафин.
Хәзерге вакытта федераль социаль өстәмә түләуләр буенча эш Татарстанның барлык районнарында да алып барыла. Аны 72 мең эшләмәүче пенсионер алачак, аның күләме уртача 1,7 мең сум тәшкил итә.
* * *
2019 елга кадәр гамәлдә йөргән тәртип буенча пенсияләргэ өстәмә социаль түләүләр күләме үткәрелгән индексацияләр һәм айлык акчалата түләүләрне исәпкә алып билгеләнә иде. Бу исә һәр яңа индексация нәтиҗәсендә пенсия яки айлык акчалата түләүләрнең күләме артуга пропорциональ рәвештә социаль өстәмә түләү күләменең кимүенә китерә иде. Нәтиҗәдә пенсионерның пенсия күләме яшәү минимумы югарылыгында сакланса да индексацияләнгәннән соң үзгәрешсез кала.
Законга кертелгән үзгәрешләр исә пенсионерларның пенсия, социаль түләүләр һәм социаль ярдәмнең кайбер башка төрләреннән торган керемнәрен социаль өстәмә түләү юлы белән башта яшәү минимумына кадәр җиткерүне, аннан сон гына индексацияләү юлы белән арттыруны күздә тота. Шулай итеп, индексацияләу нәтиҗәсендә арттыру пенсионерның яшәү минимумына бәйсез башкарыла һәм пенсиягә өстәмә түләү күләмен киметми.
_______________________________
https://es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинетындагы Россия Пенсия Фонды дәүләт хезмәтләре һәм сервислары белән электрон рәвештә кулланырга мөмкин.
Пенсия фондының кайнар линиясе 8-800-600-44-44
Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru
, sprrt.ru
www.ok.ru/group/58408636907571
Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе соңгы араларда өченче буын вәкилләренә Пенсия фонды органнарында бушлай күрсәтелә торган хезмәтләрне көчләп тагу юлы белән шактый югары бәя хисабына үтәү очракларының ешаюы турында хәбәр итә .
Аерым алганда, сүз юридик хезмәтләр күрсәтүче фирмаларның пенсия яшендәге өлкәннәргә пенсияләрен кабат исәпләүне сорап гариза яздырулары хакында бара. Әлбәттә, бу хезмәт өчен шактый суммада түләү таләп ителә.
Исегезгә төшерәбез, әлеге хезмәт Пенсия фонды органнарында бушлай күрсәтелә. Моннан тыш сез пенсия яки башка түләүләр күләмен Россия Пенсия фонды сайтындагы гражданның шәхси кабинетында онлайн режимда да карый аласыз.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе моңа охшаш шикле очракларда татарстанлыларның (843) 27-9-27-27 телефоны буенча Россия Пенсия фондының контакт-үзәгенә хәбәр итүләрен сорый.
_______________________________
https://es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинетындагы Россия Пенсия Фонды дәүләт хезмәтләре һәм сервислары белән электрон рәвештә кулланырга мөмкин.
Пенсия фондының кайнар линиясе 8-800-600-44-44
Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru
, sprrt.ru
www.ok.ru/group/58408636907571
Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.енсия фонды хезмәтләре түләүсез күрсәтелә.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе соңгы араларда өченче буын вәкилләренә Пенсия фонды органнарында бушлай күрсәтелә торган хезмәтләрне көчләп тагу юлы белән шактый югары бәя хисабына үтәү очракларының ешаюы турында хәбәр итә .
Аерым алганда, сүз юридик хезмәтләр күрсәтүче фирмаларның пенсия яшендәге өлкәннәргә пенсияләрен кабат исәпләүне сорап гариза яздырулары хакында бара. Әлбәттә, бу хезмәт өчен шактый суммада түләү таләп ителә.
Исегезгә төшерәбез, әлеге хезмәт Пенсия фонды органнарында бушлай күрсәтелә. Моннан тыш сез пенсия яки башка түләүләр күләмен Россия Пенсия фонды сайтындагы гражданның шәхси кабинетында онлайн режимда да карый аласыз.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе моңа охшаш шикле очракларда татарстанлыларның (843) 27-9-27-27 телефоны буенча Россия Пенсия фондының контакт-үзәгенә хәбәр итүләрен сорый.
https://es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинетындагы Россия Пенсия Фонды дәүләт хезмәтләре һәм сервислары белән электрон рәвештә кулланырга мөмкин.
Пенсия фондының кайнар линиясе 8-800-600-44-44
Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru
, sprrt.ru
www.ok.ru/group/58408636907571
Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны хәбәр итә, яңа исемлеккә һөнәренә, вазыйфасына, белгечлегенә авыл хуҗалыгы техникасына, җитештерү җайланмаларына, хезмәт күрсәтү һәм аларны ремонтлау, шулай ук авыл хуҗалыгы объектларына хезмәт күрсәтү бурычы кергән һөнәрләр өстәлде. Сүз биредә ярдәмче эшчеләр, кладовщилар, кочегарлар, каравылчылар һәм сакчылар, авыл хуҗалыгы корылмаларын төзүчеләр, токарьлар һәм эретеп ябыштыручылар, сях и сварщиках, складлар һәм гаражлар мөдирләре, инженер-механиклар һәм инженер-электриклар турында сүз бара.
Карарда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче шәхси эшкуарлар да кертелгән.
Искәртеп узабыз, яңа елдан үз көченә кергән закон нигезендә мондый түләүләрне авыл хуҗалыгында аерым һөнәрләр буенча кимендә 30 ел эшләп, ялга чыккан, әмма авылда яшәп калган кешеләргә бирелә. Өстәмә тиешле һөнәрләр исемлеге Хөкүмәт карары белән расланган иде. Яңа карар аны киңәйтә. Исемлек, ярты ел буена хокук куллану практикасыннан һәм кешеләрнең мөрәҗәгатеннән чыгып, авыл кешеләренең пенсия хокукларын үтәү өчен төгәлләштерелде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны хәбәр итә, пенсия эшнамәләрендә авыл стажы турында кирәкле белешмәләр булмаса, гражданнар Россия Пенсия фондына 2019 ел ахырына кадәр шундый стажны раслый торган документлар тапшыра алалар. Әгәр мондый документлар 2019 ел ахырына кадәр керсә, пенсионарларга 2019 елның 1 гыйнварыннан узган ел өчен өстәмә тулысынча билгеләнәчәк.
Үзенең тарихын бәйрәм СССР чорыннан алып бара. 1993 елга кадәр ул «совет яшьләре көне» дип атала һәм июнь аеның соңгы якшәмбесендә, 1958 елдан башлап билгеләп үтелә. СССР таркалганнан соң Россиянең беренче Президенты Яшьләр көнен бәйрәм итүне 27 июньгә күчерде.
2019 елның 27 июнендә "Россия юристлары ассоциациясе" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан бердәм түләүсез юридик ярдәм көнен үткәрү планлаштырыла. Чараны бөтен эш көне дәвамында республика районнарында һәм шәһәрләрендә 8:00 сәгатьтән 15:30 сәгатькә кадәр (Казан шәһәрендә 9:00 сәгатьтән 16:30 сәгатькә кадәр) консультантларның сменалы составы белән төшке ашка тәнәфессез үткәрү планлаштырыла: - "Бердәм РОССИЯ" партиясе рәисенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә»; - «Бердәм РОССИЯ» партиясе район (шәһәр) бүлекләренең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәләрендә-Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәкләрендә. Халыкка түләүсез юридик ярдәм Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе, Татарстан Республикасы буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, «Татарстан Республикасының техник инвентаризация бюросы» АҖ, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Конституция суды, Татарстан Республикасы Юстиция мнистрлыгы белгечләре тарафыннан күрсәтеләчәк.
Бердәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнендә дежур тору графигы 2019 елның 27 июнендә

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе (алга таба - Идарә) кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тарафыннан 2019 елның 21 июненнән 5 июленә кадәр икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләре сыйфаты һәм иминлеге мәсьәләләре буенча «кайнар линия» не үткәрү турында хәбәр итә. Барлык кызыксындырган сораулар буенча 8 800 555 49 43 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.
Шулай ук югарыда күрсәтелгән мәсьәләләр буенча кулланучылар Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы, Кайбыч районнарындагы территориаль бүлегенә мөрәҗәгать итә алалар: 8 (84371) 5-62-07, 5-63-05, 8(84377) 2-12-46 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр
Район прокуратурасы Чуашстанда яшәүче 30 яшьлек Алексей Зайламовка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.
Суд аны РФ Җинаять Кодексының 258 маддәсенең 2 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан (законсыз ау, әгәр дә бу гамәлләр аеруча зур зыян китерсә).
Суд тарафыннан 2018 елның 30 декабрендә, «Кайбыч урманчылыгы» ДКУ Балтай участок урманчылыгы территориясендә, Татарстан Республикасы Апас районы Чирмешән авылыннан 2300 метр ераклыкта Зайламов, теркәлгән шома көпшәле ау мылтыгыннан дүрт атуның законсыз рәвештә бер башлы поши-самканы атып үтерүе ачыкланды.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: Россия Федерациясенең Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының 29.08.2014 елдан № 379 боерыгы белән расланган, аучылык байлыкларын табу өчен рөхсәтнамәне бирү һәм рәсмиләштерү Тәртибе, андый рөхсәтнамәләрне алу өчен гаризалар бирү тәртибе, һәм тояклы хайваннарны, аюларны, кыйммәтле мехлыларны, кошларны табу өчен рөхсәтнамә бланкасының формасы расланды.
Зайламов үз гаебен тулысынча таный һәм китерелгән зыянны каплый.
Суд аны 2 елга кадәр билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнүдән мәхрүм итеп, 2 елга сынау срогы белән шартлы рәвештә 3 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Хөкем карары законлы көченә кермәгән.
Кайбыч районы прокуратурасы