Районыбызда яз- көз айларында Россия Кораллы Көчләре сафларына чакырылачак егетләр белән тантаналы очрашу үткәрү күркәм традициягә әйләнде. Шундый очрашуларның чираттагысы шимбә көнне үтте.
Районда хәрби исәпкә алу өстәле начальнигы Сәвия Зиннурова әйтүенчә, бу язгы чакырылышта 29 егет солдат формасы кияргә җыена. Район Советы бинасының актлар залында үткән очрашуда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссары Илшат Паймурзин, яшь армиячеләр хәрәкәте лидеры Илһам Хөснетдинов, хәрби бурычын Германиядә үтәгән Хәбир Нәбиуллин, егетләрнең әти- әниләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Очрашу кичәсен мәдәният хезмәткәрләре алып барды, хәрби темага җырлар яңгырады.
Булачак солдатларны, әти- әниләрен сәламләп Альберт Рәхмәтуллин, Илшат Паймурзин, Илһам Хөснетдинов, Хәбир Нәбиуллин чыгыш ясады.