ЯҢАЛЫКЛАР


4
ноябрь, 2018 ел
якшәмбе

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Россиядә беренче тапкыр әлеге бәйрәм 2005 елның 4 ноябрендә билгеләп үтелде.

Кадерле дуслар, әлеге бәйрәм уңаеннан барыгызга да саулык-сәламәтлек, имин көннәр һәм эшләрегездә уңышлар телибез. Илебез тыныч, күгебез һәрвакытта да аяз булсын.


3
ноябрь, 2018 ел
шимбә

Имянлә-Бортас  авылында яшәүче Хайдарова Нурида Тауфик кызы үзенең 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Эльвира Загидуллина  һәм Кече  Мәми авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева котлады. Алар юбилярга ныклы сәламәтлек, озын гомер теләделәр һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның рәхмәт хатын тапшырдылар.

Россия Федераль салым хезмәтенең №8 районара инспекциясе физик затларның милек, җир һәм транспорт салымнарын 2018 елның 3 декабреннән дә соңга калмыйча түләргә кирәклеген искәртә.
 


2
ноябрь, 2018 ел
җомга

Төнлә һәм көндез 2018 елның 2 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда томан көтелә.


29
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

      27 октябрь көнне Кайбыч муниципаль районының һәр мәтәбендә дә татарча диктант язулар оештырылды. Киң җәмәгатьчелек - яшьләр дә, олылыр да бу чарада теләп катнышты. Шул исәптән, районның барлык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары да парта артына утырып яздылар. Иң гаҗәбе шул, саф рус авыллары булып йөргән Ульянково, Подберезье, Надеждино авылларында да татарча диктантны яздылар. Гомумән, әлеге акциядә Кайбыч районының 17 мәктәбеннән 255 кеше катнашты.


28
октябрь, 2018 ел
якшәмбе

 

         2018 елның 31 октябрендә 10:00  сәгатьтән алып 13:00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә «Балалар мәсьәләсе» буенча гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көнен планлаштырдылар.

        Бу чара Яр Чаллы шәһәренең "1нче Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты Сарае"  базасында узачак. Белешмәләр өчен телефон:  +7(8552)-56-91-15.

        Әлеге чараның максаты-балигъ булмаганнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга консультатив, хокукый ярдәм күрсәтү һәм юридик ярдәм күрсәтү. Чарада балалар хокукларын тәэмин итү өлкәсендә аерым вәкаләтләрне гамәлгә ашыручы тармак министрлыклары һәм ведомстволары, хокук саклау органнары, прокуратура, «Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы»  вәкилләре катнашачак.

язылу кирәк түгел


26
октябрь, 2018 ел
җомга

 2018 елның 1 нояберендә сәгать 15-19 сәгатькә кадәр Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе тикшерү комитетының Югары Ослан районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Рунар Шәмсетдинов хокук саклау органнары хезмәткәрләренең нигезсез гамәлләре һәм хезмәт хакын түләмәү  мәсьәләләре буенча гражданнарны Татарстан Республикасы, Югары Ослан авылы, Чехов ур., 70 нче йорт адресы буенча кабул итә.

          Тулырак мәгълүматне 8(843-79)2-24-97 телефоны буенча белеп була.


25
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Xөрмәтле Евдокия апа! Сезне 80 яшьлек юбилеегыз  белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт булыгыз! Уй-теләкләрегез тиң, туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы, гомерегез бәхетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүегезне, гаилә шатлыгы, балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвегезне телибез!


23
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

        Татарстан Республикасында төрле мессенджерларда хәбәр җибәрү юлы белән мошенниклык очраклары теркәлгән. Хатын-кызлар тавышы пенсионерларга Пенсия фондыннан 720 сум күләмендә акча түләргә вәгъдә итә. Шулай ук гаризаны тиз арада — 1 ноябрьгә кадәр шәхсән Пенсия фонды органнарында тапшырырга кирәк, дип хәбәр итә.

           Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге пенсионерларга бернинди өстәмә түләү дә көтелми, дип кисәтә. Әлеге рассылка мошеникларның эше!
           Игътибар итегез, агымдагы елда пенсия гражданнарга тулы күләмдә индексацияләнде, шуңа күрә агымдагы елда өстәмә түләү өчен нигез юк.
           Шикле очракларда да Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге татарстанлыларга Россия Пенсия фондының контакт-үзәгенә (843) 27-9-27-27 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.

25 нче октябрь көнне 15.00 сәгатьтә  Кайбыч мәдәният йортында «Болгатып бутадык» дип исемләнгән көзге тамаша тәкъдим ителә. Шулай ук фойеда мәдәният хезмәткәрләренең  “Көзге кәеф” дип исемләнгән күргәзмәләрен дә күрә аласыз. Керү 100 сум. Рәхим итегез!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International