Халык бердәмлеге көне уңаеннан "көрәш" турниры

2018 елның 9 ноябре, җомга

   27 октябрь көнне Олы Кайбыч авылының "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында «Бердәм РОССИЯ" партиясенең Кайбыч җирле бүлекчәсе кубогына егетләр һәм ир-атлар арасында милли көрәш буенча традицион Турнир узды. Анда 8 гомуми белем бирү мәктәбеннән һәм 7 авыл җирлегеннән 60тан артык спортчы катнашты. Егетләр 8 авырлык категориясендә, ир – атлар-ике авырлык категориясендә көч сынашты. Турнирны ачу тантанасында район башлыгы, «Бердәм РОССИЯ» партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Альберт Рәхмәтуллин да булды.  Ул залда утыручыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм көрәшчеләргә уңышлар теләде.
         Күп сәгатьлек ярышлар нәтиҗәсендә егетләр арасында шәхси зачетта: 27 килограмга  кадәр авырлык категориясендә Сергей Устимов (Олы Подберезье), Марс Аллаяров һәм Инсаф Гыйрфанов (Кошман); 32 кг.  кадәр: Илсаф Саттаров (Кошман), Станислав һәм Кирилл Блиновлар (Мәлки); 40 кг. га кадәр: Николай Рябчиков, Динар Хәбибуллин (Мәлки) һәм Александр Шапеев (Иске Тәрбит); 50 кг.  кадәр: Владимир Козин (Кече Мәме), Марсель Гурьянов һәм Никита Маланьев (Мәлки); 55 кг.  кадәр: Алексей Бичарин (Мәлки), Ленар Уткин (Чүти) һәм Игорь Яковлев (Иске Тәрбит); 60 кг.  кадәр: Владимир Синягин (Кече Мәме), Даниил Владимиров (Иске Тәрбит) һәм Айназ Саттаров (Кошман); 65 кг. га кадәр: Кирилл Козин (Кече Мәме), Радик Федоров (Чүти) һәм Айрат Шәрәфиев (Кошман); 65 кг.нан артык: Александр Рыбаков (Кече Мәме), Эльвин Заппаров (Олы Урсак) һәм Валерий Мухин (Чүти). Ир-атлар арасында Кече Мәме авылыннан Игорь Федотов (75 кг. кадәр) һәм Андрей Козин (75 кг. нан артык) көрәшчеләр җиңү яулады.

         Гомуми белем бирү мәктәпләре арасында команда зачетында Мәлки төп гомуми белем бирү мәктәбе көрәшчеләре җиңү яулады, икенче урында – Кошман, өченчедә Чүти урта мәктәбе көрәшчеләре. Авыл җирлекләре командалары арасында: күчмә Кубок Мәлки көрәшчелшрендә, икенче урында-Кече Мәме һәм өченче урында Кошман авыл җирлеге командалары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International