Көн тәртибе буенча түбәндәге сораулар каралды:
Барлык сораулар буенча 8(84370)2-11-21 телефоны буенча башкарма комитеты эшләре белән идарә итүче Дания Бәдертиновага мөрәҗәгать итә аласыз.
Киңәшмәдә 2 атнаның нәтиҗәләрен ясадылар. Полиция начальнигы урынбасары Сергей Воробьев, Кайбыч үзәк сырхауханәсенең баш табибы Гөльнара Сафиуллина, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин докладларын тыңладык.
«Физик затлар белән милек салымнарын түләү» темасына доклады белән Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, "Үзара салым турында референдумга әзерлек" доклады белән Рәмис Хәялиев чыгыш ясады.
Нәрсә әйтә аласыз? Конкурста катнашучылар үз эшләрен 4 юнәлештә тәкъдим итә алалар: видеоролик, инфографика, рәсем һәм иҗади эш. Соңгы юнәлеш коррупциягә тискәре мөнәсәбәтне чагылдыра торган теләсә нинди эшләрне үз эченә ала, мәсәлән, открытка, шигырь, флешмоб, квест һәм тдп.
Нигә миңа бу? Җиңүчеләр дипломнар һәм призлар алачак, ә аларның эшләре Министрлыкның коррупциягә каршы чараларның реклама кампанияләрендә кулланылырга мөмкин.
Заявка кая бирергә? Конкурс материаллары 2018 елның 16 ноябренә кадәр министрлыкның яңа бинасында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Сафьян урамы, 5 йорт, 307 кабинет яки электрон почта буенча protivcorrupcii@gmail.com. Бер катнашучыдан гаризалар саны чикләнмәгән.
Кем бәяли? Җиңүчеләрне башкарма һәм закон чыгару хакимиятеннән, иҗтимагый берләшмәләр вәкилләреннән, иҗади эшләр булдыру өлкәсендә экспертлардан торган жюри әгъзалары билгеләячәк.
Тулырак мәгълүматны кайда белергә? Эшләр һәм бәяләү критерийлары белән конкурс положениесендә түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин http://bit.ly/protivcorrupcii. Оештыручыларга сорауларны электрон почта аша җибәрергә мөмкин protivcorrupcii@gmail.com һәм +79377786108 телефоны буенча биреп була.
20 ноябрь көнне 9.00 сәгатьтә Олы Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар, 7 нче йорт адресы буенча урнашкан Кайбыч муниципаль районы Олы Кайбыч иҗтимагый үзәгенең актлар залында Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне кысаларында ятим балалар, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар арасыннан булган затларның опека һәм хокуклары мәсьәләләре буенча консультация оештырылачак. Чарада катнашу өчен Кайбыч районы буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлеге, суд приставлары хезмәте, социаль яклау бүлеге, опека һәм попечительлек бүлеге, адвокат, Татарстан Республикасы Кайбыч нотариаль округы нотариусы вәкилләре җәлеп ителәчәк.
Белешмәләр 2-13-11 телефоны буенча.
27 октябрь көнне Олы Кайбыч авылының "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында «Бердәм РОССИЯ" партиясенең Кайбыч җирле бүлекчәсе кубогына егетләр һәм ир-атлар арасында милли көрәш буенча традицион Турнир узды. Анда 8 гомуми белем бирү мәктәбеннән һәм 7 авыл җирлегеннән 60тан артык спортчы катнашты. Егетләр 8 авырлык категориясендә, ир – атлар-ике авырлык категориясендә көч сынашты. Турнирны ачу тантанасында район башлыгы, «Бердәм РОССИЯ» партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Альберт Рәхмәтуллин да булды. Ул залда утыручыларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады һәм көрәшчеләргә уңышлар теләде.
Күп сәгатьлек ярышлар нәтиҗәсендә егетләр арасында шәхси зачетта: 27 килограмга кадәр авырлык категориясендә Сергей Устимов (Олы Подберезье), Марс Аллаяров һәм Инсаф Гыйрфанов (Кошман); 32 кг. кадәр: Илсаф Саттаров (Кошман), Станислав һәм Кирилл Блиновлар (Мәлки); 40 кг. га кадәр: Николай Рябчиков, Динар Хәбибуллин (Мәлки) һәм Александр Шапеев (Иске Тәрбит); 50 кг. кадәр: Владимир Козин (Кече Мәме), Марсель Гурьянов һәм Никита Маланьев (Мәлки); 55 кг. кадәр: Алексей Бичарин (Мәлки), Ленар Уткин (Чүти) һәм Игорь Яковлев (Иске Тәрбит); 60 кг. кадәр: Владимир Синягин (Кече Мәме), Даниил Владимиров (Иске Тәрбит) һәм Айназ Саттаров (Кошман); 65 кг. га кадәр: Кирилл Козин (Кече Мәме), Радик Федоров (Чүти) һәм Айрат Шәрәфиев (Кошман); 65 кг.нан артык: Александр Рыбаков (Кече Мәме), Эльвин Заппаров (Олы Урсак) һәм Валерий Мухин (Чүти). Ир-атлар арасында Кече Мәме авылыннан Игорь Федотов (75 кг. кадәр) һәм Андрей Козин (75 кг. нан артык) көрәшчеләр җиңү яулады.
Гомуми белем бирү мәктәпләре арасында команда зачетында Мәлки төп гомуми белем бирү мәктәбе көрәшчеләре җиңү яулады, икенче урында – Кошман, өченчедә Чүти урта мәктәбе көрәшчеләре. Авыл җирлекләре командалары арасында: күчмә Кубок Мәлки көрәшчелшрендә, икенче урында-Кече Мәме һәм өченче урында Кошман авыл җирлеге командалары.
8 ноябрьдә Татарстанга көннәр бер атна ахырына кадәр көчәячәк, дип хәбәр итә "Татар-информ" МА Татарстан Гидрометеорология үзәгенә сылтама белән. «Алдагы көннәрдә Татарстанда һава шартлары үзгәрәчәк. Урыны белән бераз явым-төшемнәр көтелә, нигездә юеш кар рәвешендә, һәм шактый суыта. Юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин», - диелә прогнозда.
Салкын Арктика һавасы Татарстанга җомга, 9 ноябрьдә килә башлый. Төнлә һаваның минималь температурасы нульдән минус биш градуска кадәр тәшкил итәчәк, ә көндез — минус дүрттән плюс бер градуска кадәр.
Салкынаю ял көннәре ахырына кадәр көчәячәк. Шимбә көнне төнлә температура минус өч-минус сигез градуска кадәр кимиячәк, ә көндез һава күп дигәндә бер минуска кадәр күтәреләчәк.
Якшәмбе көнне Татарстанда һава торышы өчен салкын арктик антициклон җавап бирәчәк, ул төнге һәм көндезге сәгатьләрдә тискәре температуралар бирәчәк. Явым-төшемнәр көтелми.
2018 елның 15 ноябрендә расланган график нигезендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов 11:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр Кайбыч муниципаль районында яшәүче гражданнарны кабул итәчәк.
Барлык сораулар буенча 8(84370)2-11-21 телефоны буенча башкарма комитеты эшләре белән идарә итүче Дания Бәдертиновага мөрәҗәгать итә аласыз.
Хөрмәтле кайбычлылар! Кайбыч муниципаль районы Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм!
Бу ике бәйрәм күпмилләтле киң илебездәге халыклар дуслыгын чагылдыра һәм бердәмлек символы, чын патриотлык үрнәге, һәрбер кешенең гражданлык җаваплылыгы мисалы булып тора.
Халыклар бердәмлеге көне безгә һәрберебезнең, нинди телдә сөйләшүебезгә, нинди диндә булуыбызга карамастан, иксез-чиксез илебезнең бер өлеше булып торуыбыз турында сөйли. Бары тик бергә булганда гына без теләсә нинди максатка ирешә алабыз, теләсә нинди кыенлыкны җиңеп чыгарга сәләтле булабыз. Бары тик бердәмлектә һәм теләктәшлектә булганда гына безнең халык – бөек көч ул!
Ә Конституциябез үзенең тормышчанлыгын, хаклыгын раслады, социаль һәм икътисадый мәсьәләләрне хәл итү нигезенә, иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны, мәдәни һәм рухи-әхлакый үсешне тәэмин итү гарантына әверелде
Кадерле дуслар! Сезгә чын күңелдән иминлек, тынычлык, сәламәтлек һәм бәхет телим! Бу бәйрәмнәр Россиянең, Татарстанның һәм муниципаль районыбызның алга үсеше, чәчәк атуы хакына барыбызны да бергә тупласын, берләштерсен иде!