Татарстан Республикасы буенча: аязучан болытлы һава. Төнлә күпчелек районнарда, көндез урыны белән кар, юеш кар һәм яңгыр явачак. Аерым районнарда томан. Төнлә урыны белән кыска вакытлы буран; бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан 7-12 м/с, төнлә урыны белән көчәйгәндә 18 м/с, көндез урыны белән көчәйгәндә 14 м/с кадәр. Минималь һава температурасы төнлә -4..+1 .º Көндез максималь һава температурасы -1..+4 .º Юлларда бозлавык.
Киңәшмәдә узган ике атнага йомгак ясадылар, Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлеге башлыгы урынбасары Сергей Воробьев, район үзәк сырхауханәсенең дәвалау бүлеге буенча баш табибы урынбасары Әлфия Төхвәтуллина, район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Рамил Зиннәтуллин докладларын тыңладылар.
Киңәшмәдә торак пунктларда юлларны чистарту, районнар катнашында Олы Кайбычта хоккей оештыру, икенче яртыеллыкка "Кайбыч таңнары" газетасына язылу, Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган йөзү үткәрү һәм башка мәсьәләләр күтәрелде.
20 февральдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин "Дубрава" агрофирмасының Мөрәле, Борындык, Кече Мәме, Урсак, Кошман бүлекчәләрендә терлекләрне кышлату барышы белән танышу максатыннан булды. Терлекчелек буенча белгечләр белән очрашты. Аны «Дубрава «Агрофирмасы» җәмгыяте директоры Юрий Осипов һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фиргать Басыйров озатып йөрде.
Төп мәсьәлә каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча хезмәт күрсәтүгә килешүләр төзү булды.
Кече Мәми авылында яшәүче Майданова Галина Николаевна 14 февраль көнне үзенең 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Кайбыч муниципаль районы башлыгы исеменнән аны башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина, Кече Мәми авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева, шулай ук "Палан" халык фольклор ансамбле котлады. Алар юбилярга озын гомер, нык сәламәтлек, иминлек теләделәр, шулай ук район башлыгының рәхмәт хатын тапшырдылар.
15 февраль көнне Олы Кайбычта гашыйклар көненә багышланган чара узачак
Йомгаклау әңгәмәсенең нәтиҗәсе "зачет" яки "незачет" булачак. Зачет алу өчен 19 баллдан кимендә 10 балл җыярга кирәк. Әңгәмә вакытында һәр катнашучының җавап аудиоязмасы алып барылачак.
11 февраль көнне район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә оешма һәм учреждение җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары катнашында киңәшмә узды.
Киңәшмәдә узган ике атнага йомгак ясадылар, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлеге начальнигы Рушан Хуҗин, Кайбыч районы үзәк сырхауханәсенең баш табибы Гөлнара Сафиуллина, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин чыгышларын тыңладылар.
Киңәшмәдә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга багышланган чаралар үткәрү, сәләтле балалар катнашында концерт оештыру, шулай ук гашыйклар көнен үткәрү һәм башка мәсьәләләр күтәрелде.
Татарстанда савым сыерлары булган хуҗалыкларга март аенда субсидия биреләчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов ТР Дәүләт Советының Авыл хуҗалыгын үстерү программасын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту комиссиясенең уртак утырышында хәбәр итте.
Субсидия өчен республика бюджетында 391 млн сум акча каралган.
"Шәхси хуҗалыкларында савым сыерлары асраган кешеләргә бер тапкыр бирелә торган субсидия быел да тапшырылачак. Субсидия терлекләрнең баш санын саклап калырга һәм арттырырга ярдәм итәчәк. Шушы көннәрдә исемлекләрне авыл җирлекләреннән җыя башлыйбыз", - диде ул.
Министр урынбасары сүзләренә караганда, авыл җирендә бер сыер тотучыга – 2 мең, ике сыер асраучыга – 3 мең, өч һәм аннан да күбрәк мал тотучыга 4 мең сум күләмендә субсидия түләнәчәк. Аны март аенда түлиләр.
Үзенең чыгышында Ришат Хәбипов сөт бәяләре хакында да әйтте. "Ел башында сөт бәяләре 13 сумнан 18 сумга кадәр тирбәлде. Ел ахырына күп районнарда 17-18 сумга җиткән. Узган елның сентябреннән башлап сөткә бәяләр күтәрелә башлады. Продукциянең сыйфатына һәм күләменә бәйле рәвештә 28 сумга да сатучы предприятиеләр бар", - диде ул.