ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2019 ел
сишәмбе

Кичә 25 нче март көнне  Совет һәм Башкарма комитетның актлар залында авыл җирлеге башлыклары,  терроризмга каршы комиссия әгъзалары катнашында утырыш булып узды. Утырыш эшендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Петухова катнашты.

 


25
март, 2019 ел
дүшәмбе

 

           25 март кичендә һәм 2019 елның 26 март төнендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән 15-18 м/с кадәр көчле җил, кыска вакытлы буран, томан, юлларда көчле бозлавык көтелә. 


24
март, 2019 ел
якшәмбе

  2019 елның 19 нчы апрелендән 21 нче апрелгә кадәр Су спорт төрләре сараенда (Казан шәһ., Сибгат Хәким ур., 70 йорт) синхрон йөзү буенча дөнья сериясе этабы узачак.

          Ярышларга керү билетлары буенча башкарылачак. Тулырак мәгълүмат түбәндәге сайтта урнаштырылган: https://dspkazan.com һәм сайтта https://kzn.ticketland.ru.


23
март, 2019 ел
шимбә

 

           Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Яшел Үзән территориаль бүлеге хәбәр иткәнчә, республикада 2019 елның 19 мартыннан 19 апреленә кадәр туберкулезны профилактикалау һәм иртә ачыклау буенча киң чаралар үткәрерү планлаштырган.

           Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Яшел Үзән территориаль бүлеге туберкулезга даими тикшерү кирәклеге турында искә төшерә һәм Кайбыч муниципаль районы халкын флюорография тикшерүен узарга чакыра.

           Исегезгә төшерәбез, мәҗбүри флюорография тикшерүен ике елга бер тапкыр 15 яшькә җиткән барлык затлар үтәргә тиеш.
 


21
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

 

          21 март көнне район Советы һәм башкарма комитетының актлар залында эшмәкәрләр җыелышы булып узды. Җыелыш эшендә Татарстан Республикасы буенча 8 нче Федераль салым хезмәтенең районара инспекциясе вәкиле Андрей Зайков, район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина катнашты.

          Җыелышта 4 мәсьәлә карап тикшерелде: фискаль мәгълүматлар операторлары аша салым органнары адресына мәгълүматларны тапшырмыйча контроль-касса техникасын куллану (автоном режимда); Яңа үзмәшгуль законга күчүнең ирекле тәртибе - "һөнәри керемгә салым" салым махсусрежимы; 2019 елның 1 гыйнварыннан хезмәткә түләүнең минималь күләме (МРОТ) аена 12 мең сумга кадәр; район һәм Татарстан Республикасы бюджетына салым түләүләрен үз вакытында күчерү.


20
март, 2019 ел
чәршәмбе

  19 мартта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл хуҗалыгы культураларын иминләштерү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Билгеләп үтик, агроиминләштерү куркыныч янаган игенчелек төбәкләре өчен аеруча мөһим, алар исәбенә республика да керә. Чәчүлекләрне иминиятләштерү авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә үз эшчәнлегендәге рискларны киметергә мөмкинлек бирә.

           Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең агроиминләштерү өлкәсендә дәүләт ярдәме мәсьәләләре буенча министрлыкта (843)221-76-38, 221-76-88 телефоннары буенча консультация алырга мөмкин.


19
март, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча:

Алмашынучан болытлы һава.

Төнлә явым-төшемсез, көндез Татарстан Республикасы көнбатышында урыны белән юеш кар һәм яңгыр рәвешендә явым-төшемнәр көтелә.

Төнлә һәм иртән урыны белән томан.

Җил көньяк-көнбатыштан секундына 4-9 м, көндез урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр.

Төнлә һаваның минималь температурасы -3..- 8, көндез максималь һава температурасы +2 .º.+7 .º

Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.


18
март, 2019 ел
дүшәмбе

        Кайбычта, бөтен республика кебек үк, 19 март көнне бердәм түләүсез юридик ярдәм көне узачак. Бу көнне гражданнарны пенсия фонды идарәсенең клиентлар хезмәте җитәкчесе Гөлчәчәк Зиннурова 8.00 сәгатьтән 9.30 сәгатькә кадәр, суд приставы Илнур Шәкүров - 9.30 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр, нотариус Ирек Гафуров 11.00 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр кабул итәчәк. сәгать, «ТР БТИ» АҖ Кайбыч бүлекчәсе җитәкчесе Фәнүс Сөнгатуллин — 12.30 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр, адвокат Ильяс Гыйсмәтуллин — 14.00 сәгатьтән 15.30 сәгатькә кадәр.

           Кабул итү Олы Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар урамы, 7 нче йорт адресы буенча «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә узачак. Белешмәләр өчен телефон: 88 (4370)2-16-42.


15
март, 2019 ел
җомга

 

           Бердәм исәпләү үзәгеннән җибәрелүче квитанцияләр ТР Дәүләт хезмәтләре порталында да бар. Авыл җирлеге башкарма комитетлары йортларда теркәлүчеләр турындагы мәгълүматлар базасын төбәк операторына, ул исә үз чиратында аларны Бердәм исәпләү үзәгенә тапшырган. Олы Кайбыч авыл җирлегеннән кала, барлык 16 җирлектә яшәүчеләр аерым квитанцияләр алачак. Ә Олы Кайбыч, Иске Чәчкаб, Афанасьевка һәм Симәки халкына ул судан файдаланган өчен торак коммуналь хуҗалыгыннан җибәрелүче түләү квитанцияләре белән бергә киләчәк. Әгәр дә квитанцияләрдә теркәлүчеләр саны дөрес күрсәтелмәгән булса яки башка сораулар килеп туса, бу хакта авыл җирлегенә хәбәр итәргә кирәк. Аларны якын арада төзәтәчәкләр. Сугыш ветераннарына, сугышта катнашучыларның тол калган хатыннарына, аз керемле, күп балалы гаиләләргә, инвалидларга субсидия¬ләр каралган. Алар социаль яклау бүлеге тарафыннан биреләчәк.


11
март, 2019 ел
дүшәмбе

   Бүген район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә оешма һәм учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә узды.
          Әлеге киңәшмәдә узган ике атнага йомгак ясадылар, Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Сергей Воробьев, Кайбыч үзәк район сырхауханәсенең баш табибы Гөлнара Сафиуллина, район мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллинның чыгышларын тыңладылар.
        «Олы Кайбыч авылындагы паркның эскиз проекты (өченче чират)» темасына доклад белән Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров чыгыш ясады, «Каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгару өчен түләүләрнең башлануы турында» доклад белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев чыгыш ясады.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International