ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 7 февралендә иртән, көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көчле кар, күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарайган буран, көньяк-көнчыгыштан көчле җил, көчәйгәндә 15-18 м/с, юлларда кар көртләре көтелә.


4
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

 

Начар метеорологик шартлар: 2019 елның 4 февралендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә төнлә һәм көндез:

-төнлә һәм иртән томан;

-көндез буран;

-юлларда кар көртләре.

Казан буенча:

 

Аязучан болытлы. Кар. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Көндез урыны белән буран. Төнлә һәм иртән минималь һава температурасы  -9..-11˚, кичкә таба -14..-16˚ка түбәнәя. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.

 

Татарстан Республикасы буенча:

Аязучан болытлы. Кар.  Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Көндез аерым районнарда буран. Җил көнчыгыштан секундына 4-9 метр, көндез урыны белән көчәючән, секундына 14 метр. Төнлә белән минималь һәм көндез максималь температура -8..-13˚, көнчыгыш районнарда -18˚; көн дәвамында температура сизелерлек түбәнәячәк. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.


2
февраль, 2019 ел
шимбә

Язгы кыр эшләренә әзерлек чорында авыл хуҗалыгы эшләре комплексын тулысынча финанс белән тәэмин итү бик мөһим. Үз әйләнештәге акчалары җитәрлек булмаган авыл хуҗалыгы оешмалары өчен ташламалы ставка буенча сезонлы кыр эшләренә заем акчаларын җәлеп итү мөмкинлеге каралган.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда ташламалы кыска сроклы кредитларга субсидияләр лимиты бүгенге көнгә 734,6 млн. сум тәшкил итә, бу 11,3 млрд.сумга кадәр кредитларны җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Субсидияләр түбәндәге юнәлешләр буенча каралган:

- кече формалар-146,9 млн. сум.;

- үсемлекчелек өчен-411 3 млн. сум.;

- терлекчелек өчен-58,7 млн. сум.;

- сөт терлекчелегенә-117,5 млн. сум.

Бер заемчыга кредит лимитының чик күләме 400 млн. сумнан артмаган күләмдә билгеләнгән.

Вәкаләтле банкларга 2019 елның 1 февраленә 73 хуҗалык 8,8 млрд. сумга 73 мөрәҗәгать итте, шул исәптән 439,7 млн. сумга 14 хуҗалык, шул исәптән сезонлы кыр эшләренә 6,2 млрд. сумга 48 гариза, шул исәптән кече хуҗалыклардан 413 млн. сумга 5 гариза.

Барлык гаризалар да банкларның кредит комитетлары тикшерелде. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы алар буенча реестр формалаштырды һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгына карауга җибәрелде.

Ташламалы кредитлар алу мәсьәләләре буенча авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре түбәндәге вәкаләтле банкларга мөрәҗәгать итә алалар: Россельхозбанк, Саклык банкы, ВТБ, Ак Барс банк, Газпромбанк һәм элемтә-Банк.

Кирәкле документларны тутыру мәсьәләләре буенча консультацияне җитештерүчеләр Министрлыкның территориаль органнарында алырга мөмкин.


28
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

28 гыйнвар көнне район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә оешма һәм учреждение җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары катнашында киңәшмә узды.

Киңәшмәдә узган ике атнага йомгак ясадылар, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Сергей Воробьев, Кайбыч районы үзәк сырхауханәсенең баш табибы Гөлнара Сафиуллина, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин чыгышларын тыңладылар.

«2019 елдан Россия пенсия системасын үзгәртеп коруның төп нигезләмәләре» дигән доклад белән Кайбыч районы Пенсия фонды идарәсенең Буа шәһәрендәге клиент хезмәте җитәкчесе Гөлчәчәк Зиннурова чыгыш ясады.


25
гыйнвар, 2019 ел
җомга

 

          25 гыйнварда Бөек Ватан сугышы ветераны Ершов Александр Константинович үзенең 93 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ветеранны Кече Мәме авылының "Бердәм РОССИЯ" сәяси партиясенең Кече Мәме беренчел бүлекчәсе әгъзалары, Кече Мәме төп гомуми белем бирү мәктәбенең яшь армиячеләре, Кече Мәме авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Нина Дунаева туган көне белән котладылар. Александр Константиновичка ныклы сәламәтлек, озын гомер теләделәр.


22
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

  Бүген, 22 гыйнвар көнне Кече Мәми авылы мәдәният йортында халык җыены булып узды,  анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, Кече Мәме авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
          Җыелучылар алдында Кече Мәми авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева чыгыш ясады.  Авыл халкы алдында башкарылган эшләр турында шулай ук Кече Мәме төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Людмила Старшова, авыл мәдәният йорты методисты Людмила Козина, ветераннар Советы рәисе Нина Дунаева, ФАП мөдире Мәүлия Туралева, полициянең участок уполномоченные Радик Фәсхетдинов, район прокуроры ярдәмчесе Руслан Байбиков хисап тотты.

          Халык җыенында Малалла авылында юл төзү, эчә торган суның сыйфаты, Имәнле-Бортас авылында кибет кирәклеге, "Яңа" күлне чистарту һәм төзекләндерү мәсьәләләре күтәрелде, аларга район башлыгы аңлатмалар бирде.

          Җыелыш ахырында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин очрашуга йомгак ясады. Ул җирлек башлыгы эшен уңай бәяләде.


19
гыйнвар, 2019 ел
шимбә

18, 19 гыйнвар көннәрендә район благочинные, протоиерей Николай атакай һәм гаилә кыйммәтләрен саклау үзәге җитәкчесе Надежда Ермолаева православие динен тотучы авылларда Качману унаеннан су коену өчен махсус билгеләнгән урыннарда сулыкларны изгеләштерделәр. Әлеге бәйрәм үзенең салкыннары белән дан тотса, быел һава торышы җылы булды.

Бүген Кече Мәмедәге Зур күлдә дә махсус бәке ачылган иде. Һәр бәйрәмне актив рәвештә билгеләп итүче авыл халкы Качману йоласын үтәүдә дә бердәмлек күрсәтте. Николай атакай суны изгеләштергәннән соң, гореф-гадәтләрне үтәп су коенучылар шактый булды. Шулай итеп, алар җаннарын да, тәннәрен дә сихәтләндерде. Күбесе бит-кулларын юып, бәкедәге суны савытларга тутырды. Чөнки мондый суның шифасы әйтеп бетергесез - күп авырулардан арындыра, савыктыра, диләр. 
Бәйрәмгә килүчеләрне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм шәхсән үз исеменнән башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина котлады, изге теләкләрен җиткерде. 
Коенучыларны гына түгел, бу йоланы карарга килүчеләрнең барысын да кайнар чәй, тәмле ботка, коймак белән сыйладылар. Бәкедән ерак түгел чишенеп-киенү өчен җылы палатка урнаштырылган иде. Полиция, медиклар, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү хезмәткәрләре кизү торды.


18
гыйнвар, 2019 ел
җомга

22 нче гыйнвар көнне  мәдәният йорты бинасында Кече Мәми авыл жирлеге Советы һәм башкарма комитетының еллык отчет жыелышы була. Сезнең гаиләне, чакырылган вакытка килеп, җыелышта катнашуын көтеп калабыз.

Башлану вакыты: 13.00 сәгатьтә.

                                                Ихтирам белән авыл җирлеге Советы


16
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

  15 гыйнвар көнне Кече Мәми авылында яшәүче Козина Анастасия Ивановна үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Хәзерге вакытта ул кызы янында, Яшел Үзәндә яши. Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән юбилярны Кече Мәме авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева котлады. Ул юбилярга ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде һәм район бышлыгының рәхмәт хаты белән истәлекле бүләк тапшырды.

 


15
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

 14 гыйнвар көнне район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә оешма һәм учреждение җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары катнашында киңәшмә узды.

           Киңәшмәдә узган ике атнага йомгак ясадылар, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Сергей Воробьев, Кайбыч районы үзәк сырхауханәсенең баш табибы Гөлнара Сафиуллина, укыту-методик эш буенча мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Светлана Петрова чыгышларын тыңладылар.

         «2018 елның 12 ай өчен авыл җирлекләренең йомгаклау мәгълүматлары» темасына доклады белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев чыгыш ясады.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International