20 мартка һава торышы

2019 елның 19 марты, сишәмбе
Татарстан Республикасы буенча:

Алмашынучан болытлы һава.

Төнлә явым-төшемсез, көндез Татарстан Республикасы көнбатышында урыны белән юеш кар һәм яңгыр рәвешендә явым-төшемнәр көтелә.

Төнлә һәм иртән урыны белән томан.

Җил көньяк-көнбатыштан секундына 4-9 м, көндез урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр.

Төнлә һаваның минималь температурасы -3..- 8, көндез максималь һава температурасы +2 .º.+7 .º

Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International