Үзенең тарихын бәйрәм СССР чорыннан алып бара. 1993 елга кадәр ул «совет яшьләре көне» дип атала һәм июнь аеның соңгы якшәмбесендә, 1958 елдан башлап билгеләп үтелә. СССР таркалганнан соң Россиянең беренче Президенты Яшьләр көнен бәйрәм итүне 27 июньгә күчерде.