11 февраль көнне район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә оешма һәм учреждение җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары катнашында киңәшмә узды.
Киңәшмәдә узган ике атнага йомгак ясадылар, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлеге начальнигы Рушан Хуҗин, Кайбыч районы үзәк сырхауханәсенең баш табибы Гөлнара Сафиуллина, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин чыгышларын тыңладылар.
Киңәшмәдә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга багышланган чаралар үткәрү, сәләтле балалар катнашында концерт оештыру, шулай ук гашыйклар көнен үткәрү һәм башка мәсьәләләр күтәрелде.