ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

Сез коррупцияне туктата аласыз


28
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе

 

Татарстанда 225 420 кеше Социаль фонд хезмәтләрен электрон рәвештә алды, бу сан фонд күрсәтә торган хезмәтләрнең 95,4% ын тәшкил итә. Дәүләт хезмәтләре порталында фонд эшчәнлегенең барлык юнәлешләрен диярлек колачлаган йөздән артык сервис эшли. Бу пенсияләр, вакытлыча хезмәткә яраксызлык кәгазьләре, социаль түләүләр һәм балаларга пособиеләр, инвалидлыгы булган кешеләрне һәм өлкән яшьтәге гражданнарны тәрбияләгән өчен, хәрби хәрәкәтләрдән һәм радиациядән зарар күргән гаиләләргә ярдәм итү чаралары.

 

Татарстанлылар арасында Социаль фондның электрон рәвештә күрсәтелә торган иң актуаль хезмәтләр түбәндәгеләр:

- пенсияләрне билгеләү һәм түләү;

 - бердәм пособие билгеләү;

 - ана капиталы чаралары белән эш итү.

 

Моннан тыш, Дәүләт хезмәтләрендә булачак пенсионерларга үзләренең электрон хезмәт кенәгәләре һәм шәхси счет мәгълүматларын тикшерергә, пенсия тупланмаларыннан бер тапкыр түләү алуга гариза бирергә мөмкинлек бирүче сервислар тәкъдим ителгән.

 

Шулай ук инвалидлыгы булган гражданнар һәм аларның вәкилләре тернәкләндерүнең техник чараларын алуга гариза бирә һәм махсус урыннарда машина кую өчен автомобильләрен терки алалар.

 

«Фонд хезмәтләреннән нинди форматта файдаланырга икәнен  һәркем үзе  сайлый: гражданнар электрон вариантка өстенлек бирә яисә фондның яки күп функцияле үзәкнең клиент хезмәтенә көндез мөрәҗәгать итә алалар. Республикада клиентлар белән эшләү хезмәтләренең 50 дән артык офисы эшли. Моннан тыш,  контакт-үзәк операторы  көненә 100 дән артык шалтыратуга җавап бирә, һәм кайбер клиентларыбызның фондка шәхси мөрәҗәгате читтән торып - телефон шалтыратуы белән хәл ителә,»- дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

 

 Өстәмә мәгълүматны Социаль фонд бердәм контакт-үзәгенең 8 800 1-00000-1 телефоны номеры буенча алырга була (шалтырату бушлай).


27
март, 2024 ел
чәршәмбе

2024 елда Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге эшкә яраксызлык кәгазьләре буенча электрон форматта рәсмиләштерелгән 298 меңнән артык түләүне гамәлгә ашырды. Әлеге максатларны тәэмин итүгә барлыгы 4 миллиард сум акча җибәрелде.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елдан Россиядә хезмәткә сәләтсезлек кәгазьләре электрон форматта бирелә башлады. Болай эшләү  пациентлар, табиблар һәм эш бирүчеләр арасындагы хезмәттәшлекне җиңеләйтергә һәм тизләтергә мөмкинлек бирә.

Компанияләр хезмәткәрләрнең хастаханә кәгазьләре турындагы мәгълүматны цифрлы форматта ала, бу кәгазь белән эшләү күләмен киметә,  мәгълүматны тутырганда  хата ясау ихтималын юкка чыгара. Хезмәткәрләр исә үз чиратларында түләү алу өчен хезмәткә яраксызлык кәгазе белән мөрәҗәгать итмиләр һәм башка документлар тапшырмыйлар. Медицина оешмасы хезмәткә яраксызлык кәгазен ябып, Социаль фонд бүлегенә эш бирүчедән кирәкле белешмәләр килгәннән соң, пособие 10 көн эчендә билгеләнә.


26
март, 2024 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Кайбыч районы прокуратурасы күп балалы гаиләнең мөрәҗәгате нигезендә торак төзелешенә социаль түләү биргәндә торак законнары таләпләренең үтәлешен тикшерде. Тикшерү гаиләнең торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булуын ачыклаган. Татарстан Республикасының Кайбыч муниципаль районында Бердәм иҗтимагый комиссия тарафыннан Гаилә «авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру чарасы шартларына туры килә дип танылды һәм программада катнашучылар составына кертелде. Гаиләгә Кайбыч муниципаль районының Турминское авылында шәхси торак йорт төзү өчен социаль түләүнең бер өлешен бирү турында таныклык бирелде. Түләнмәгән социаль түләүнең калдыгы 1090115 сум тәшкил итә. Бәян ителгәннәргә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан Хөкүмәтнең 2013 елның 15 июлендәге 598 номерлы карары таләпләре үтәлмәгән, шуның белән күп балалы гаиләнең торак хокуклары бозылган. Шуңа бәйле рәвештә Кайбыч районы прокуратурасы тарафыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына күп балалы гаилә, шул исәптән балигъ булмаган балалар мәнфәгатьләрендә 1090115 сум күләмендә алынмаган социаль түләү суммасын түләтү турында дәгъва гаризасы бирелде. Хәзерге вакытта дәгъва гаризасы карала.                                                                           

           Кайбыч районы прокуроры ярдәмчесе Сафина Роза Замир кызы


25
март, 2024 ел
дүшәмбе

   Быел Татарстанда тәрбиягә бала алган 73 гаилә Россия Социаль фондыннан бер тапкыр бирелә торган түләү алды. Әлеге максатка Социаль фондның төбәк бүлеге 3,4 миллион сумнан артык акча җибәрде.

  Гаиләгә тәрбиягә бала биргәндә  бер тапкыр бирелә торган пособие-   балаларны уллыкка алучылар, шулай ук аларның опекуннары, попечительләре яки тәрбиягә алган ата-аналары өчен каралган  ярдәм чарасы ул. Шул ук вакытта аларның Россия Федерациясе гражданнары булулары һәм даими рәвештә Россия территориясендә яшәүләре зарур.   Ярдәм  бер тапкыр күрсәтелә торган булганга, ул теркәлгән күләмдә бирелә. Безнең төбәктә бу - 24 604,30 сум. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әгәр гаилә берьюлы берничә баланы тәрбиягә алган икән, пособие аларның һәркайсына түләнә.

Инвалидлыгы булган балаларны, җиде яшьтән өлкәнрәк балаларны һәм бертуганнарны уллыкка алган очракта, гаиләгә акча 187 996,90 сум күләмендә һәр бала исәбеннән түләнә..

         Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча

бүлекчәсенең Контакт –үзәге  8 800 1-000-001

          «Бер тапкыр бирелә торган пособие алу өчен гаилә гариза белән Татарстан Социаль фондының яисә күпфункцияле үзәкнең клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итә ала. Мөрәҗәгать итүчедән баланы уллыкка алу турында суд карарының күчермәсе генә сорала, калган документларны безнең белгечләр ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында мөстәкыйль рәвештә соратып алачаклар.  Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы аша да бирергә яки почта аша җибәрергә мөмкин, әмма бу очракта  уллыкка алу турындагы суд карарының нотариаль расланган күчермәсе җибәрелә ", - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

 

         Игътибар! Гаризаны уллыкка алу турында суд карары үз көченә кергән яки опека һәм попечительлек органы тарафыннан опека яисә попечительлек билгеләү турында карар чыгарылган яисә баланы гаиләгә алу турында килешү төзелгән көннән башлап 6 ай эчендә бирергә кирәк.

   

          Пособие билгеләү турындагы карар тиешле гариза кергәннән соң 5 эш көне эчендә кабул ителә. Кирәкле документлар һәм белешмәләр булмаган очракта карау срогы 20 эш көненә кадәр озайтылырга мөмкин. Әгәр гаризада дөрес булмаган мәгълүматлар күрсәтелсә яки аны теркәгән көннән алып 5 эш көне эчендә кирәкле документлар тапшырылмаса,  пособие билгеләүдән баш тарту турында карар кабул ителәчәк.

Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча

бүлекчәсенең Контакт –үзәге  8 800 1-000-001

Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru                                 


20
март, 2024 ел
чәршәмбе

Агымдагы елда  Татарстанда җиде мең ярым ана һәм сабый бала табу сертификатларыннан файдаландылар. Әлеге максатка медицина оешмаларына күчерелгән акча күләме 84,5 млн. сумнан артык тәшкил итә. Акча йөклелеккә һәм балалар тууга бәйле рәвештә күрсәтелгән хезмәтләр өчен түләүгә юнәлдерелгән.

 

Бала табу сертификаты - ул йөкле хатынга бала табу , шулай ук йөклелек вакытында һәм аннан соңгы чорда күзәтү үтү өчен медицина оешмасын сайлау хокукын бирә торган документ. Электрон сертификат яшәү урыны буенча беренче тапкыр мөрәҗәгать иткәндә хатын-кызлар консультациясендә яки бала тудыру йортында формалаштырыла. Сертификатны шулай ук балага профилактик тикшерүләр үткәреләчәк балалар поликлиникасы да рәсмиләштерергә мөмкин.

 

Түләүне билгеләү өчен кирәкле барлык мәгълүматларны Социаль фонд автомат рәвештә ала. Әлеге исемлеккә йөкле хатынны хатын-кызлар консультациясендә исәпкә кую, бала тудыру процессының уңышлы узуы , шулай ук   бер яшь тулганчы ел дәвамында балага профилактик күзәтү үткәрү буенча хезмәтләр күрсәтелү турындагы мәгълүматлар керә.

"Бала табу сертификатының электрон формасына күчү медицина хезмәткәрләренә документны тутыру процедурасын шактый гадиләштерде, ә хатын-кызларга үзләре белән кәгазь бланк йөртергә һәм күрсәтергә кирәклеген гамәлдән чыгарды", - дип билгеләде Татарстан Социаль фонды идарәчесе Эдуард Вафин.

 

Өстәмә  мәгълүматны Россия Социаль фонды Бердәм  контакт-үзәгенең 8 800 1-00000-1  телефоны  буенча алырга була (шалтырату бушлай)


19
март, 2024 ел
сишәмбе

2024 ел башыннан  Татарстан Республикасы Социаль фонд бүлеге  42,5 мең гаиләдәге 190 меңнән артык балага  бердәм пособие билгеләде. Бу максатларга  Татарстан  Социаль фонды якынча 4,2 миллиард сум акча җибәрде.

Исегезгә төшерәбез, бердәм пособие гаиләнең мохтаҗлыгын комплекслы бәяләүне исәпкә алып билгеләнә.  Әгәр исәп-хисап чорында гаиләнең һәр әгъзасына җан башына уртача керем яшәү минимумы күләменнән артмаса (Татарстанда бу - 12 741 сум), бердәм пособие алуга хокук барлыкка килә.  Моннан тыш, гаилә күчемле һәм күчемсез милек таләпләре кысаларына да сыешырга  тиеш.

Исәп-хисап чоры - гариза биргән айдан  бер ай алдан исәпләнә башлаган унике ай. Мәсәлән, әгәр әни бу елның мартында гариза бирә икән, гаиләнең барлык керемнәре исәпкә алыначак хисап чоры 2023 елның февраленнән 2024 елның гыйнварына кадәр тәшкил итәчәк.

Гаиләнең мохтаҗлыгына карап, түләү Татарстан Республикасында балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумының 50%, 75% һәм 100% күләмендә билгеләнергә мөмкин. Быел Татарстанда балалар өчен яшәү минимумы   12 741,00 сум тәшкил итә.

«Бүген Россиядә балалы гаиләләргә бербөтен социаль ярдәм системасы булдырылды. Мохтаҗ гаилә, балаларының гаиләдә ничәнче булып тууына һәм яшенә карамастан, дәүләт тарафыннан һәр балага карата ярдәм алу хокукына ия», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Өстәмә мәгълүматны Россия Социаль фонды Бердәм контакт-үзәгенең 8 800 1-00000-1 телефоны  буенча алырга була: (шалтырату бушлай).



9
март, 2024 ел
шимбә

Кайбыч районы прокуратурасы гражданның Кайбыч муниципаль районы аша уза торган М-12 тиз йөрешле автомобиль юлын кышкы канәгатьләнерлек тотмау турындагы мөрәҗәгате буенча тикшерү үткәрде. «Волгадорстрой» ҖЧҖ эшчәнлегендә үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча, Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын регламентташтыручы дәүләт стандартын бозулар ачыкланды, атап әйткәндә, юеш кар һәм Кар валлары булуы ачыкланды. Бу фактлар билгесез төркем кешеләренә күрсәтелгән автомобиль юлы буенча куркынычсыз хәрәкәт итү өчен куркыныч тудырды. Ачыкланган хокук бозулар фактлары буенча район прокуратурасы тарафыннан «Волгадорстрой» ҖЧҖгә карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.34 маддәсенең 1 өлеше буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылган, аны карау нәтиҗәләре буенча Мәскәү суд районы буенча 6 нчы суд участогының мировой судьясы тарафыннан 200 000 сум күләмендә штраф билгеләнгән. Тәкъдимне карау нәтиҗәләре буенча ачыкланган бозулар бетерелде, гаепле затлар дисциплинар җаваплылыкка тартылды.                                                                                                                                                                         Кайбыч районы прокуроры ярдәмчесе Сафина Роза Замир кызы


7
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International