2024 елның 13-14 ноябрендә Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитетының административ комиссиясе Кече Мәми авылы урамнарында профилактик рейд-тикшерүләр уздырды. Тикшерү барышында «Җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу»3.6 статьясының беренче өлешендә каралган берничә административ хокук бозу ачыкланды. Төп бозу-төзелеш материалларын: ком, таш, кирпеч, вак таш, такталарны, шулай ук печән һәм утынны йорттан читтә җыю. Административ хокук бозулар турында 14 беркетмә төзелде. Административ хокук бозу турында беркетмә төзегәндә белгеч хокук бозучыларга урамны төзелеш материаллары, чүп-чар белән тутырып, авыл җирлеген төзекләндерү кагыйдәләрен бозуларын аңлатты. Гражданнар авыл җирлеген төзекләндерү кагыйдәләре барлыгын белмибез, диделәр. Исегезгә төшерәбез, һәр җирлек сайтында Документлар бүлегендә, бүлекчәсендә төзекләндерү Кагыйдәләре «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының «авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге территориясен төзекләндерү кагыйдәләре»авыл җирлеге Советы карары белән расланган. Законнарны белмәү хокук бозулар өчен җаваплылыктан азат итми. Йорт хуҗалары булмау сәбәпле, барлык хокук бозуларны да протоколлаштырып булмады. Яшьләр урамындагы 6 нчы һәм үзәк урамнардагы 4 нче йортлардагы хокук бозуларны бетерү зарурлыгын хәбәр итәбез. Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитетының административ комиссиясе тарафыннан авыл җирлекләре торак пунктлары урамнарында чисталыкны тикшерү буенча профилактик чаралар дәвам итәчәк. Киләсе тикшерү Мәлки зонасында планлаштырыла.