2018 елның 15 ноябрендә расланган график нигезендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов 11:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр Кайбыч муниципаль районында яшәүче гражданнарны кабул итәчәк.
Барлык сораулар буенча 8(84370)2-11-21 телефоны буенча башкарма комитеты эшләре белән идарә итүче Дания Бәдертиновага мөрәҗәгать итә аласыз.
Хөрмәтле кайбычлылар! Кайбыч муниципаль районы Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм!
Бу ике бәйрәм күпмилләтле киң илебездәге халыклар дуслыгын чагылдыра һәм бердәмлек символы, чын патриотлык үрнәге, һәрбер кешенең гражданлык җаваплылыгы мисалы булып тора.
Халыклар бердәмлеге көне безгә һәрберебезнең, нинди телдә сөйләшүебезгә, нинди диндә булуыбызга карамастан, иксез-чиксез илебезнең бер өлеше булып торуыбыз турында сөйли. Бары тик бергә булганда гына без теләсә нинди максатка ирешә алабыз, теләсә нинди кыенлыкны җиңеп чыгарга сәләтле булабыз. Бары тик бердәмлектә һәм теләктәшлектә булганда гына безнең халык – бөек көч ул!
Ә Конституциябез үзенең тормышчанлыгын, хаклыгын раслады, социаль һәм икътисадый мәсьәләләрне хәл итү нигезенә, иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны, мәдәни һәм рухи-әхлакый үсешне тәэмин итү гарантына әверелде
Кадерле дуслар! Сезгә чын күңелдән иминлек, тынычлык, сәламәтлек һәм бәхет телим! Бу бәйрәмнәр Россиянең, Татарстанның һәм муниципаль районыбызның алга үсеше, чәчәк атуы хакына барыбызны да бергә тупласын, берләштерсен иде!
Кадерле дуслар, әлеге бәйрәм уңаеннан барыгызга да саулык-сәламәтлек, имин көннәр һәм эшләрегездә уңышлар телибез. Илебез тыныч, күгебез һәрвакытта да аяз булсын.
Имянлә-Бортас авылында яшәүче Хайдарова Нурида Тауфик кызы үзенең 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Эльвира Загидуллина һәм Кече Мәми авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева котлады. Алар юбилярга ныклы сәламәтлек, озын гомер теләделәр һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның рәхмәт хатын тапшырдылар.
Төнлә һәм көндез 2018 елның 2 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда томан көтелә.
2018 елның 31 октябрендә 10:00 сәгатьтән алып 13:00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә «Балалар мәсьәләсе» буенча гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көнен планлаштырдылар.
Бу чара Яр Чаллы шәһәренең "1нче Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты Сарае" базасында узачак. Белешмәләр өчен телефон: +7(8552)-56-91-15.
Әлеге чараның максаты-балигъ булмаганнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга консультатив, хокукый ярдәм күрсәтү һәм юридик ярдәм күрсәтү. Чарада балалар хокукларын тәэмин итү өлкәсендә аерым вәкаләтләрне гамәлгә ашыручы тармак министрлыклары һәм ведомстволары, хокук саклау органнары, прокуратура, «Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы» вәкилләре катнашачак.
язылу кирәк түгел
Тулырак мәгълүматне 8(843-79)2-24-97 телефоны буенча белеп була.
Xөрмәтле Евдокия апа! Сезне 80 яшьлек юбилеегыз белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт булыгыз! Уй-теләкләрегез тиң, туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы, гомерегез бәхетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүегезне, гаилә шатлыгы, балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвегезне телибез!