2018 елның 31 октябрендә 10:00 сәгатьтән алып 13:00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә «Балалар мәсьәләсе» буенча гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көнен планлаштырдылар.
Бу чара Яр Чаллы шәһәренең "1нче Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты Сарае" базасында узачак. Белешмәләр өчен телефон: +7(8552)-56-91-15.
Әлеге чараның максаты-балигъ булмаганнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга консультатив, хокукый ярдәм күрсәтү һәм юридик ярдәм күрсәтү. Чарада балалар хокукларын тәэмин итү өлкәсендә аерым вәкаләтләрне гамәлгә ашыручы тармак министрлыклары һәм ведомстволары, хокук саклау органнары, прокуратура, «Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы» вәкилләре катнашачак.
язылу кирәк түгел