ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

  15 гыйнвар көнне Кече Мәми авылында яшәүче Козина Анастасия Ивановна үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Хәзерге вакытта ул кызы янында, Яшел Үзәндә яши. Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән юбилярны Кече Мәме авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева котлады. Ул юбилярга ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде һәм район бышлыгының рәхмәт хаты белән истәлекле бүләк тапшырды.

 


15
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

 14 гыйнвар көнне район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә оешма һәм учреждение җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары катнашында киңәшмә узды.

           Киңәшмәдә узган ике атнага йомгак ясадылар, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Сергей Воробьев, Кайбыч районы үзәк сырхауханәсенең баш табибы Гөлнара Сафиуллина, укыту-методик эш буенча мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Светлана Петрова чыгышларын тыңладылар.

         «2018 елның 12 ай өчен авыл җирлекләренең йомгаклау мәгълүматлары» темасына доклады белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев чыгыш ясады.
 


14
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

 2019 елның 15 гыйнварында Казан буенча: болытлы һава, төнлә аязучан.  Вакыты белән кар, көндез урыны белән буран. Җил көньяктан секундына 5-10 м/с, урыны белән секундына 14 метрга кадәр. Минималь һава температурасы төнлә -9..- 11, максималь көндез -2..-4.  Юлларда бозлавык.


10
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 11 гыйнварда Казан буенча: Аязучан болытлы һава. Кар аз. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Төнлә көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 4-9 метрга кадәр, көндез көньяктан секундына 6-11 метрга кадәр, урыны белән көчәйгәндә секундына 14 метрга кадәр. Минималь һава температурасы төнлә -13..-15,  аязган вакытта -20 гә кадәр. Көндез максималь һава температурасы -10..12.  Юлларда бозлавык.


9
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

     2018 елның 3 декабрендә гражданнар тарафыннан милек, җир, транспорт салымнарын һәм физик затлар кеременә салымын түләү өчен билгеләнгән вакыт тәмамланды.
          Әгәр ниндидер сәбәпләр аркасында күрсәтелгән срок тәмамланганчы салым түләү бурычын үти алмаса, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе моны якын арада эшләргә тәкъдим итә.
          Булган бурычлар турында мәгълүмат алуның иң уңайлы ысулы – Россия Федераль салым хезмәте сайтында Салым түләүченең шәхси кабинеты. Шул ук вакытта сервиста салым түләүчеләргә-кредит оешмалары клиентларына булган бурычларны онлайн - түләү мөмкинлеге дә гамәлгә ашырылган, алар белән Россия Федераль салым хезмәте физик затларның салым органнары белән идарә итә торган түләүләрне гамәлгә ашырганда мәгълүмат алмашу турында килешүләр төзегән.


8
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

         Хөрмәтле Кайбыч районы халкы! 2019 елның 1 гыйнварыннан 15 гыйнварына кадәр муниципаль берәмлекләр арасында Үзәк чыршыны иң яхшы бизәү буенча республика конкурсы уза. Сезне безнең Яңа ел чибәре өчен тавыш бирүегезне сорыйбыз! Моның өчен сылтама буенча күчегез http://msu.tatarstan.ru/rus/elka-2019.htm. Безнең районга ярдәм итегез!


4
гыйнвар, 2019 ел
җомга

 

Бүген, 4 декабрьдә Кайбыч районында махсус республика комиссиясе булып китте, ул Яңа елга иң яхшы бизәү конкурсында җиңүчеләрне билгеләячәк. Җиңүчеләрне билгеләү өчен сәнгать, дөньяви бизәлеш һәм үткәрелә торган чаралар критерийлары булачак.
 


2
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

      Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән юбилярны район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев һәм Кече Мәме авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева котлады, аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, гаилә җылысы, бәхет, теләде һәм район башлыгының рәхмәт хатын тапшырды.


1
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

 

         Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән юбилярны район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев һәм Кече Мәми авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева котлады. Алар Мария Петровнага нык сәламәтлек, озын гомер теләделәр, шулай ук район башлыгының рәхмәт хатын тапшырдылар.


25
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

18 декабрьдә ТР Дәүләт Советы каршындагы мәйданда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл җирлекләренә һәм мәгариф учреждениеләренә яңа эш автомобильләре һәм автобуслары ачкычлары тапшырды.Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советының XIII съезды алдыннан узган әлеге чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә Кайбыч делегациясе дә катнашты. Татарстан Президенты кулыннан машина ачкычы алучылар арасында Кече Мәме авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева һәм мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин да бар иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International