Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән юбилярны район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев һәм Кече Мәми авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева котлады. Алар Мария Петровнага нык сәламәтлек, озын гомер теләделәр, шулай ук район башлыгының рәхмәт хатын тапшырдылар.