19нче май көннен Бортас авылында ифтар мәҗлесе узды.
Киңәшмәдә узган ике атнага йомгак ясадылар, Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Сергей Воробьев, Кайбыч үзәк район сырхауханәсе баш табибы Гөлнара Сафиуллина, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин чыгышларын тыңладылар.
Киңәшмәдә 24 майда узачак республика семинарына әзерлек, шулай ук Сабантуйны әзерләү һәм үткәрү мәсьәләләре күтәрелде. Әлеге чараларны үткәрү өчен район башлыгы җаваплы затлар билгеләде.
Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» Федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча, 2019 елның 19 һәм 20 маенда Татарстан Республикасы территориясендә төнге сәгатьләрдә туфракта урыны белән 2гә кадәр кыраулар көтелә. Татарстан Республикасы территориясендә фаразланган метеоусловияне исәпкә алып, түбәндәге хәвеф-хәтәрләр барлыкка килергә мөмкин:
- авыл хуҗалыгы культураларының зыян килүе һәм һәлак булуы.
Барлык персонажларны да әлеге спектакльдә бер актер - Багдат Телеугалиев уйнады. Актер үзенең гәүдәсе, мимика ярдәмендә тамашачыларга үз ниятләрен, уй-хисләрен җиткерде.
Спектакль тәмамланганнан соң тамашачылар залы яшь актер һәм режиссер Мейрам Хәбибуллинны Сидоренконы көчле алкышлар белән сәламләде.
Аннан соң сәхнәгә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин күтәрелде. Спектакль өчен рәхмәт белдереп, Альберт Илгизәр улы актерларга Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы белән чын йөрәктән тәбрик итәм! 1945 елның 9 мае күпмилләтле Ватаныбыз тарихына мәңгегә кереп калды, ул тиңдәшсез батырлыкларга шатлану һәм авыр югалтулардан әрнү белән сугарылган. Җиңү көне - сугыштан соңгы барлык буыннарның патриотик гимны, ул яшь буыннарның күңелендә яңгырый, һәйкәлләрдә, урамнарыбызның һәм мәйданнарыбызның исемнәрендә мәңгеләштерелә. Безнең уртак бурычыбыз - бүген исән булган сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренә тиешле кадер-хөрмәт күрсәтү. Районда ветераннарның торак һәм башка социаль шартларын яхшыртуга, аларны иҗтимагый тормышта актив катнаштыруга юнәлдерелгән эзлекле сәясәт тормышка ашырыла. Хөрмәтле ветераннарга һәм барлык кайбычлыларга ныклы сәламәтлек, күтәренке рух, бәхет һәм муллык телим. Җиңү көне котлы булсын, кадерле дуслар!"