Республиканың азык-төлек запасы үзәкләрендә продукция запасы җитәрлек, алар, сатып алучылар ихтыяҗыннан чыгып, даими тулыландырып торыла һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы кушуы буенча кимендә 2 айга җитәрлек итеп запас ясала. Ритейлерлар билгеләп үткәнчә, кулланучылар ихтыяҗының мондый омтылышлары беренче мәртәбә генә түгел, кагыйдә буларак, бу күренеш 2 атнага сузыла, аннары мондый ихтыяҗ кимүгә таба бара.
«Хәзерге вакытта без республика халкын үзебезнең азык-төлек продуктлары белән тулысынча тәэмин итәбез. Азык-төлек продуктларын куллану нормалары күрсәтмәләреннән чыгып караганда, халыкның ит, сөт, йомырка һәм икмәк белән тәэмин ителеше – 100%тан артык, шикә р һәм бәрәңге белән – 300% чамасы, ә үсемлек мае белән тәэмин ителеш нормадан 6 тапкыр артыграк», – диде министрның беренче урынбасары.
«Халыкның мондый ыгы-зыгыга бирелмәвен сорар идек без, бу бит әле продукцияне алып-сатар өчен, бәяләрне арттыру өчен дә юл куюны аңлата. Татарстанда оператив штаб составына Федераль монополиягә каршы хезмәт идарәсе дә керде. Бу вәзгыятьттән файдаланып, спекуляция белән шөгыльләнүгә юл куелмаячак. Ритейлерлар белән шунысы да килешенде: продукциягә сәүдә өстәлмәләрен һәм бәяләрне моңа кадәр булган дәрәҗәдә калдырырга. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән дә шундый килешүләргә ирешелде», – дип өстәде Наил Залаков һәм, кешеләрне куркытып, шуннан табыш алырга тырышу намуссызлык булыр иде, дип тә өстәде. «Киресенчә, без бу хәлдә бер-беребезгә игътибарлырак һәм ярдәмчелрәк булырга тиеш», – диде ул.
Бөек батырлыкка, сугыш ветераннарының батырлыгына һәм фидакарьлегенә тирән хөрмәт күрсәтеп, "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел"юбилей медальләрен тапшыру дәвам итә. Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кулыннан юбилей медален Бөек Ватан сугышы ветераны Ершов Александр Константин улы алды.
Район башлыгы батырлык, илебез иминлеге өчен фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдерде, сәламәтлек, иминлек теләде. Шулай ук аларның сәламәтлеге, кирәк-яраклары белән кызыксынды.
• югары температура
• баш авырту
• хәлсезлек
• ютәл
• авыр сулыш
• мускулларда авырту
• күңелсезлек
• диарея
Коронавирус йогышын профилактикалау буенча 7 адым:
1. Җәмәгать урыннарына: сәүдә үзәкләренә, спорт һәм тамаша чараларына, җәмәгать транспортында йөрүдән тыелыгыз;
2 җәмәгать урыннарында бер тапкыр кулланыла торган медицина битлеген кулланыгыз, аны һәр 2-3 сәгать саен алыштырыгыз.
3. ОРВИ билгеләре булган кешеләр белән якын контактлардан һәм бер бинада булудан сакланыгыз.
4. Куллары белән сабын белән юыгыз
5. Өслекләрне дезинфекцияләгез.
6.Кулга кул тотышып исәнләшүне чикләгез.
7. Шәхси гигиена белән кулланыгыз (сөлге, зубная щетка)
Коронавирус йогышына шикләнгән вакытта 5 кагыйдә:
1. Өйдә калыгыз. Хәл начарланганда табибны чакырыгыз, соңгы 2 атна эчендә үзегез яшәгән урыннар, мөмкин булган контактлар турында хәбәр итегез. Табиб рекомендацияләренә төгәл иярегез.
2 Хроник авырулар булган затлар белән элемтәләрне чикләгез.
3. Ютәл яки бер тапкыр кулланыла торган салфетка яки яулык белән файдаланыгыз, авызны ябыгыз.
4. Шәхси гигиена һәм бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба белән файдаланыгыз.
5. Бинада дезинфекция чаралары һәм еш кына җилләтү белән тәэмин итегез.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе хезмәткә яраксыз гражданнарны карап тәрбияләгән өчен айлык компенсацион түләү рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыгын искә төшерә. Әлеге түләунең күләме 1200 сум, ул тәрбиягә алынган өлкән яшьтәге кешенең пенсиясе белән бергә түләнә.
Шунысын белу зарур: компенсацион түләу хезмәткә яраклы, әмма беркайда да эшләмәүче, I төркем инвалидны (балачактан I төркем инвалидлар керми), шулай ук 80 яшьтән узган өлкәннәрне караучыга билгеләнә, караучы белән каралучының бергә яшәве яки аларның бер гаиләнеке булулары мәҗбури түгел. Караучы бөтенләй чит кеше дә булырга мөмкин, иң мөһиме ярдәмгә мохтаҗ кешегә реаль ярдәм күрсәтелергә тиеш.
Хезмәткә яраксыз булу сәбәпле чит кеше тәрбиясенә мохтаҗлар категориясенә инвалид балалар, I төркем инвалидлар, 80 яшьтән узган яки дәвалау учреждениесе йомгаклау нәтиҗәсе нигезендә даими рәвештә чит кеше тәрбиясенә мохтаҗ өлкән яшьтәгеләр керә.
Компенсацион түләү билгеләүне сорап язган гаризаны гражданнарның шәхси кабинеты яисә дәүләт хезмәтләре порталы (моның өчен идентификация һәм аутентификация Бердәм системасында расланган исәп язуы булырга тиеш) аша бирергә мөмкин. Сез шулай ук гариза белән Пенсия фондының территориаль органнарына мөрәжәгать итә аласыз. Гаризага түбәндәге документлар теркәлә:
Әлеге документлар гражданнарның пенсия делосында булган очракта аларны кабат тапшырыга кирәкми.
Компенсацион түләү караучының Пенсия фонды органнарына гариза һәм кирәкле документлар белән мөрәжәгать иткән айдан, әмма әлеге төр түләүгә хокук барлыкка килгәннән соң гына билгеләнә.
«Өлкән яшьтәге кешене караган вакыт караучының иминият стажына һәр ел өчен 1,8 пенсион коэффициент белән исәпкә алына. Бу исә караучыга иминият пенсиясе алу өчен пенсион хокукларын формалаштырырга мөмкинлек бирә. Татарстан Республикасында хезмәткә яраксыз гражданнарны караучы 82 мең кеше компенсацион түләү ала», - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондынын ТР буенча идарәчесе Эдуард Вафин.
Игътибар! Караучы кеше эшкә урнашкан очракта компенсацион түләү алуга хокукын югалта. Ул Пенсия фонды органына түләүне туктатуны сорап гариза белән мөрәжәгать итәргә тиеш.
Өлкән яшьтәгеләрне яки инвалидны караучы кеше «Узмәшгульлек» программасы буенча теркәлеп, мәҗбүри пенсия иминиятләштерү буенча хокук мөнәсәбәтләренә кермәсә, аның компенсация алуга хокукы югалмый.
Рәсми рәвештә эшкә урнашуы турында гражданнар 5 көн эчендә Пенсия фондының территориаль органына килеп яисә гражданнарның Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинеты аша хәбәр итәргә тиешләр. Хезмәт эшчәнлеген туктатып, кабат компенсацион түләү билгеләүне сорап язылган гариза да шул юл белән тапшырыла.
https://es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинетындагы Россия Пенсия Фонды дәүләт хезмәтләре һәм сервислары белән электрон рәвештә кулланырга мөмкин.
Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru
, sprrt.ru
www.ok.ru/group/58408636907571
Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.
Бүген Галия Кайбицкая исемендәге музейда районның яшь гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы булды. Яшь буынга паспортларны Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алия Биккулова тапшырды. Бүләкләр белән шулай ук Яшь Гвардия Кайбыч җирле бүлекчәсе җитәкчесе Зөһрә Лотфуллина да килде. «Юнармия» хәрәкәте начальнигы, отставкадагы майор Илһам Хөснетдинов һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлегенең миграция пункты начальнигы Илфир Яруллин Россия Федерациясенең яшь гражданнарына котлау һәм теләкләр әйттеләр.
Паспорт алганнан соң, илнең яшь гражданнары үзләренең укулары, хезмәтләре һәм үз эшләре белән Татарстанның абруен һәм игелекле исемен ныгытырга, лаеклы булырга, Татарстан Республикасының чәчәк атуына ярдәм итәргә ант иттеләр. Безнең авыл җирлегеннән тантаналы шартларда Киселев Александр һәм Рыбаков Андрей паспортлар алдылар.
Ата-аналар исеменнән район җитәкчелегенә һәм чараны оештыручыларга рәхмәт сүзләре белән Наталья Багавиева чыгыш ясады. Ул балаларга уңышлар һәм Россия Федерациясе гражданины исемен намус белән йөртүләрен теләде.
Бүген Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге делегация Чүпрәле муниципаль районында узган «Татарстан Республикасында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре» темасына зона семинар-киңәшмәсендә катнашты. Фикер алышу өчен төп мәсьәләләр: «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру механизмнары, авыл хуҗалыгында кече формаларга дәүләт ярдәме чараларын һәм авылда эшкуарлыкны үстерүнең заманча инструментларын камилләштерү.
Семинар-киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, муниципаль районнар һәм авыл җирлекләре башлыклары, кооперативлар, Фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар катнашты.
Яз белән бергә безгә матур һәм матур бәйрәм – 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне дә килде. Бу көн кояш нурлары, хатын-кыз елмаюлары, чәчәкләр чәчәкләре белән бизәләчәк.
8 Март уңаеннан Кече Мәми авыл мәдәният йортында Хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды.
Бу искиткеч бәйрәм безнең гүзәл хатын-кызларыбызга мәхәббәт хисләре белән сугарылган иде, сәхнәдән тормышыбызны җылы, матурлык һәм кайгыртучанлык белән тулыландыручыларга рәхмәт сүзләре, котлаулар һәм теләкләр берничә тапкыр яңгырады. Нәни артистлар, яшь булуына карамастан, мәдәният йорты сәхнәсендә күңелле һәм дәртле чыгыш ясадылар. Без барлык хатын-кызларга да тормышларының һәр көне бу искиткеч язгы бәйрәм - хөрмәт һәм хөрмәт, мәхәббәт һәм наз белән сугарылуын телибез!
Бортас авыл клубында яраткан һәм кадерле хатын-кызларыбызга концерт программасы күрсәтелде. 8 март көнне без барыбыз да иң якын хатын-кызларыбыз турында искә алабыз. Мәхәббәт хөрмәтенә, тирән рәхмәтебез белән котлау сүзләре, котлаулар һәм теләкләр яңгырады. Концертта я яхшы җырлар яңгырады. Чара бәйрәм өстәле артында дәвам итте, сәламәтлек, иминлек, тыныч язгы күк йөзе һәм иң изге теләкләр теләде. Тамашачылар барлык катнашучылар һәм концертны оештыручылар өчен рәхмәт сүзләре белән таралыштылар.
2020 елда илебез Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтә. Бу бәйрәм барыбыз өчен дә аеруча кадерле. Җиңү халкыбызның зур корбаннарын һәм көчләрен, фронтовикларның тиңдәшсез батырлыгын, фидакарьлеген, тыл хезмәтчәннәренең фидакарьлеген, фидакарьлеген таләп итте. Илебез халкы хәтереннән беркайчан да Бөек Җиңү өчен горурлык һәм аның өчен түләнгән куркыныч бәя турындагы хәтер юкка чыкмаячак. Һәр ветеран, тыл хезмәтчәне, әлеге куркыныч вакыйгаларда катнашкан һәр кешенең исеме дөнья тарихына мәңгегә кереп калды. Нинди генә шартларда да безнең җылы мөнәсәбәтебез һәм игътибарыбыз кирәклеге турында онытырга ярамый. Ветераннарга, өлкән буынга карата хөрмәт һәм хөрмәт-ул халкыбызның мәдәниятен һәм аның тәрбиясен чагылдыру. Зур рәхмәт сүзләре һәм нык сәламәтлек һәм озын гомер теләп истәлекле медальләрне аларның атказанган хуҗаларына тапшырдылар. Олы яшьтә булуларын, тыл хезмәтчәннәренең сәламәтлеген исәпкә алып, медальләрне Козина Мария Николай кызына, Шапеева Анна Степан кызына өйләренә барып тапшырдылар.