Яраклы торак булмаган очракта, Аерылган ата-аналар балалар өчен өстәмә чыгымнар тотып торачак
2020 елның 6 февралендәге 10-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә Россия Федерациясе Гаилә кодексының 86 статьясына «ата-аналарның балаларга өстәмә чыгымнарда катнашуы»дигән үзгәрешләр кертелде.
Килешү булмаганда һәм РФ Гаилә кодексының 86 статьясындагы 1 пунктында күрсәтелгән аерым шартлар булганда, ата-аналарның һәркайсы суд тарафыннан әлеге Шартлар белән бәйле өстәмә чыгымнарны тикшерүдә катнашуга җәлеп ителергә мөмкин.
Элегрәк мондый нигезләрнең гамәлдәге исемлеге тулы түгел, ләкин барлыкка килгән практика нигезендә, баланың сәламәтлеге торышына (балигъ булмаганнарны дәвалау, аны реабилитацияләү) бәйле хәлләргә карата кулланылган иде.
Хәзер закон чыгаручы тарафыннан, шулай ук, даими яшәү өчен яраклы торак урыны булмау да мондый хәл булып тора, дип билгеләнгән.
Закон 2020 елның 17 февралендә үз көченә керде һәм ата-аналарның никахларын өзгән вакытта балаларның торак хокукларын якларга тиеш.
Җәмәгать урыннарында мөмкин кадәр сирәгрәк булу һәм короновирус инфекциясе йоктыру куркынычын киметү максатын күздә тотып, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе гражданнарга, аеруча өлкән яшьтәгеләргә дәүләт хезмәтләренә шәхси кабинет аша дистанцион рәвештә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.
Дөреслектә Пенсия фондының теләсә кайсы хезмәтен бүгенге көндә Фонд сайтындагы шәхси кабинет яисә Дәүләт хезмәтләре порталы аша алу мөмкинлеге бар. Кабинет сервисы Пенсия фонды эшчәнлегенең күпчелек юнәлешләрен һәм гражданнарга тиешле түләүләрне колачлый, шуңа күрә шәхси кабинеттан пенсионерлар гына түгел, пенсияләрен формалаштыручылар яисә башка социаль түләүләргә хокуклары булучылар да файдалана ала.
Пенсионерлар яисә пенсия алды яшендәге гражданнар дистанцион рәвештә төрле белешмәләр сорап яисә белешмәләрне башка оешмаларга җибәрүне үтенеп мөрәҗәгать итә алалар. Эшләүче россиялеләр өчен кабинетта пенсион тупланмалар, коэффициентлар, стаж һәм эш бирүченең пенсия өчен күчерелгән суммалары турында мәгълумат бар. Ана капиталына гаилә сертификаты булган гаиләләр кабинетка кереп сертификат акчасыннан файдалану һәм күпме акча калганлыгын күрә ала.
Электрон кабинет шулай ук Пенсия фондының күпчелек түләүләрен бигеләргә һәм аларны түләү белән идарә итәргә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, пенсия китерү ысулын үзгәртүне яисә социаль хезмәтне акчалата компенсациягә алмаштыруны сорап гариза язу шундыйларга керә.
Кабинет аша пенсия яшендәге элкән кешене, инвалид баланы яки балачактан беренче төркем инвалидны караган өчен түләүне рәсмиләштерергә мөмкин. Түләүне билгеләү һәм үзен карарга ризалык бирү турындагы кирәкле электрон гариза формалары кабинетта бар. Анда шулай ук законлы вәкиле: әти-әнисе, уллыкка алучы, опекун яисә попечитель исеменнән гариза тутыру мөмкинлеге дә бар.
Билгеләнгән түләүләр яки Пенсия фонды вәкаләтләренә кагылышлы сораулар туган очракта, сорауларны онлайн- кабул итү хезмәте аша юлларга була.
“Россия Пенсия фонды Татарстан Республикасы Бәлекчәсенең контакт- үзәгенә 8(843)279-27-27 телефоны буенча шалтыратып, оператив мәгълүмат алырга мөмкин”,- диде Татарстан Пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин.
Пенсия фондының территориаль офисына килергә кирәк очракта алдан язылып кую хезмәтеннән файдалану отышлы булачак, болай эшләү клиентлар белән эшләү бүлмәсенә билгеләнгән вакытка килү мөмкинлеге бирә һәм чират торып, вакыт үткәрүдән азат итә. Дистацион рәвештә кабул итү вакытын үзгәртергә яисә кичектерегә була.
Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз һәм сәламәт булыгыз!
![]()
Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27
Кайбыч булекчэсе –(884370)-21-0-74
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru
, sprrt.ru
www.ok.ru/group/58408636907571
Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.
Россиядә беренче буларак Россия Федерациясе Пенсия фонды Татарстан Бүлекчәсе эре кредит оешмасы “Ак-барс Банк” акционерлык җәмгыяте белән Ана (гаилә) капиталы акчаларын кредит буенча төп бурычны түләүгә яисә беренче взнос күчерергә гариза алу буенча “Россия Пенсия фондының Татарстан республикасы буенча Бүлекчәсе белән “Ак-барс Банк” акционерлык җәмгыяте арасында үзара мәгълумат алмашу турында килешү төзеделәр.
Әлеге килешү кысаларында Татарстандагы гаиләләр арасында аеруча киң татарлган юнәлеш - торак шартларын кредит акчасы хисабына яхшырту күпкә җиңеләйде.
“Ана (гаилә) капиталын кредит буенча бурычны каплауга мөмкин кадәр тизрәк юнәлтү өчен тиешле гаризаны кредит алган банкта ук язарга була. Ягъни, Пенсия фондына һәм банк учреждениясенә аерым-аерым ике гариза язмыйча, гаилә, кредит рәсмиләштерә торган банкка мөрәҗәгать итеп, берьюлы кредит алуны да рәсмиләштерә, кредитны түләүгә, яисә беренче взносны кертүгә дә гариза яза,”- дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин.
Әлеге килешү Демография программасы кысаларында Һәм 2020 елның 1 мартында кабул ителгән Ана (гаилә) капиталы акчаларын куллануга кагылышлы сораулар буенча Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турындагы 35 номерлы Федераль закон нигезендә тормышка ашырыла.
![]()
Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27
Кайбыч булекчэсе –(884370)-21-0-74
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru
, sprrt.ru
www.ok.ru/group/58408636907571
Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.
Тыл хезмәтчәне Сәйфуллина Мария Николаевнага өендә« 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» юбилей медален тапшырдылар. Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Заһидуллина Э. Х һәм Кече Мәми авыл җирлеге башлыгы Алексеева Е.Н. тыл хезмәтчәненә сугышчан һәм хезмәт батырлыклары, безгә тыныч тормыш бүләк иткәннәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Республиканың азык-төлек запасы үзәкләрендә продукция запасы җитәрлек, алар, сатып алучылар ихтыяҗыннан чыгып, даими тулыландырып торыла һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы кушуы буенча кимендә 2 айга җитәрлек итеп запас ясала. Ритейлерлар билгеләп үткәнчә, кулланучылар ихтыяҗының мондый омтылышлары беренче мәртәбә генә түгел, кагыйдә буларак, бу күренеш 2 атнага сузыла, аннары мондый ихтыяҗ кимүгә таба бара.
«Хәзерге вакытта без республика халкын үзебезнең азык-төлек продуктлары белән тулысынча тәэмин итәбез. Азык-төлек продуктларын куллану нормалары күрсәтмәләреннән чыгып караганда, халыкның ит, сөт, йомырка һәм икмәк белән тәэмин ителеше – 100%тан артык, шикә р һәм бәрәңге белән – 300% чамасы, ә үсемлек мае белән тәэмин ителеш нормадан 6 тапкыр артыграк», – диде министрның беренче урынбасары.
«Халыкның мондый ыгы-зыгыга бирелмәвен сорар идек без, бу бит әле продукцияне алып-сатар өчен, бәяләрне арттыру өчен дә юл куюны аңлата. Татарстанда оператив штаб составына Федераль монополиягә каршы хезмәт идарәсе дә керде. Бу вәзгыятьттән файдаланып, спекуляция белән шөгыльләнүгә юл куелмаячак. Ритейлерлар белән шунысы да килешенде: продукциягә сәүдә өстәлмәләрен һәм бәяләрне моңа кадәр булган дәрәҗәдә калдырырга. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән дә шундый килешүләргә ирешелде», – дип өстәде Наил Залаков һәм, кешеләрне куркытып, шуннан табыш алырга тырышу намуссызлык булыр иде, дип тә өстәде. «Киресенчә, без бу хәлдә бер-беребезгә игътибарлырак һәм ярдәмчелрәк булырга тиеш», – диде ул.
Бөек батырлыкка, сугыш ветераннарының батырлыгына һәм фидакарьлегенә тирән хөрмәт күрсәтеп, "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел"юбилей медальләрен тапшыру дәвам итә. Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кулыннан юбилей медален Бөек Ватан сугышы ветераны Ершов Александр Константин улы алды.
Район башлыгы батырлык, илебез иминлеге өчен фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдерде, сәламәтлек, иминлек теләде. Шулай ук аларның сәламәтлеге, кирәк-яраклары белән кызыксынды.
• югары температура
• баш авырту
• хәлсезлек
• ютәл
• авыр сулыш
• мускулларда авырту
• күңелсезлек
• диарея
Коронавирус йогышын профилактикалау буенча 7 адым:
1. Җәмәгать урыннарына: сәүдә үзәкләренә, спорт һәм тамаша чараларына, җәмәгать транспортында йөрүдән тыелыгыз;
2 җәмәгать урыннарында бер тапкыр кулланыла торган медицина битлеген кулланыгыз, аны һәр 2-3 сәгать саен алыштырыгыз.
3. ОРВИ билгеләре булган кешеләр белән якын контактлардан һәм бер бинада булудан сакланыгыз.
4. Куллары белән сабын белән юыгыз
5. Өслекләрне дезинфекцияләгез.
6.Кулга кул тотышып исәнләшүне чикләгез.
7. Шәхси гигиена белән кулланыгыз (сөлге, зубная щетка)
Коронавирус йогышына шикләнгән вакытта 5 кагыйдә:
1. Өйдә калыгыз. Хәл начарланганда табибны чакырыгыз, соңгы 2 атна эчендә үзегез яшәгән урыннар, мөмкин булган контактлар турында хәбәр итегез. Табиб рекомендацияләренә төгәл иярегез.
2 Хроник авырулар булган затлар белән элемтәләрне чикләгез.
3. Ютәл яки бер тапкыр кулланыла торган салфетка яки яулык белән файдаланыгыз, авызны ябыгыз.
4. Шәхси гигиена һәм бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба белән файдаланыгыз.
5. Бинада дезинфекция чаралары һәм еш кына җилләтү белән тәэмин итегез.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе хезмәткә яраксыз гражданнарны карап тәрбияләгән өчен айлык компенсацион түләү рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыгын искә төшерә. Әлеге түләунең күләме 1200 сум, ул тәрбиягә алынган өлкән яшьтәге кешенең пенсиясе белән бергә түләнә.
Шунысын белу зарур: компенсацион түләу хезмәткә яраклы, әмма беркайда да эшләмәүче, I төркем инвалидны (балачактан I төркем инвалидлар керми), шулай ук 80 яшьтән узган өлкәннәрне караучыга билгеләнә, караучы белән каралучының бергә яшәве яки аларның бер гаиләнеке булулары мәҗбури түгел. Караучы бөтенләй чит кеше дә булырга мөмкин, иң мөһиме ярдәмгә мохтаҗ кешегә реаль ярдәм күрсәтелергә тиеш.
Хезмәткә яраксыз булу сәбәпле чит кеше тәрбиясенә мохтаҗлар категориясенә инвалид балалар, I төркем инвалидлар, 80 яшьтән узган яки дәвалау учреждениесе йомгаклау нәтиҗәсе нигезендә даими рәвештә чит кеше тәрбиясенә мохтаҗ өлкән яшьтәгеләр керә.
Компенсацион түләү билгеләүне сорап язган гаризаны гражданнарның шәхси кабинеты яисә дәүләт хезмәтләре порталы (моның өчен идентификация һәм аутентификация Бердәм системасында расланган исәп язуы булырга тиеш) аша бирергә мөмкин. Сез шулай ук гариза белән Пенсия фондының территориаль органнарына мөрәжәгать итә аласыз. Гаризага түбәндәге документлар теркәлә:
Әлеге документлар гражданнарның пенсия делосында булган очракта аларны кабат тапшырыга кирәкми.
Компенсацион түләү караучының Пенсия фонды органнарына гариза һәм кирәкле документлар белән мөрәжәгать иткән айдан, әмма әлеге төр түләүгә хокук барлыкка килгәннән соң гына билгеләнә.
«Өлкән яшьтәге кешене караган вакыт караучының иминият стажына һәр ел өчен 1,8 пенсион коэффициент белән исәпкә алына. Бу исә караучыга иминият пенсиясе алу өчен пенсион хокукларын формалаштырырга мөмкинлек бирә. Татарстан Республикасында хезмәткә яраксыз гражданнарны караучы 82 мең кеше компенсацион түләү ала», - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондынын ТР буенча идарәчесе Эдуард Вафин.
Игътибар! Караучы кеше эшкә урнашкан очракта компенсацион түләү алуга хокукын югалта. Ул Пенсия фонды органына түләүне туктатуны сорап гариза белән мөрәжәгать итәргә тиеш.
Өлкән яшьтәгеләрне яки инвалидны караучы кеше «Узмәшгульлек» программасы буенча теркәлеп, мәҗбүри пенсия иминиятләштерү буенча хокук мөнәсәбәтләренә кермәсә, аның компенсация алуга хокукы югалмый.
Рәсми рәвештә эшкә урнашуы турында гражданнар 5 көн эчендә Пенсия фондының территориаль органына килеп яисә гражданнарның Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинеты аша хәбәр итәргә тиешләр. Хезмәт эшчәнлеген туктатып, кабат компенсацион түләү билгеләүне сорап язылган гариза да шул юл белән тапшырыла.
https://es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинетындагы Россия Пенсия Фонды дәүләт хезмәтләре һәм сервислары белән электрон рәвештә кулланырга мөмкин.
Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru
, sprrt.ru
www.ok.ru/group/58408636907571
Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.