ЯҢАЛЫКЛАР


21
декабрь, 2018 ел
җомга

 

          Фатир, җир участогы, гараж яки нинди дә булса башка объект сатып алганда, гариза бирүче алдына хокукларны рәсмиләштерү өчен нинди документлар җыярга кирәклеге турындагы мәсьәлә килеп баса. Моның белән Росреестр порталында "тормыш ситуацияләре" сервисы хәл итәргә ярдәм итәчәк.

          Әлеге сервис Росреестрның рәсми сайтында (http://ls.rosreestr.ru/usecases.html) «физик затларга» һәм «юридик затларга» бүлекләрендә, "файдалы мәгълүмат" бүлекчәләрендә урнашкан. Уңайлы һәм ачык формада "тормыш ситуацияләре" сервисы ярдәмендә конкрет ситуациядә гамәлләр турында тулы мәгълүмат алырга, нинди документлар кирәклеген ачыкларга яки булган пакетның тулылыгын билгеләргә мөмкин. Башта сервис объектны (фатир, җир участогы һ.б.) һәм операцияне (мәсәлән, сату, сатып алу, бүләк итү) сайларга тәкъдим итәчәк. Аннары мөрәҗәгать итүчегә мәгълүматны ачыклау өчен анкета сорауларына җавап бирергә кирәк булачак. Уңда сайлап алынган операция өчен кирәкле документларның тулы исемлеге, хезмәт күрсәтүнең бәясе һәм максималь срогы барлыкка киләчәк. Исемлекне бастырып чыгарырга яки сакларга мөмкин.

          Татарстан Росреестры мөрәҗәгать итүчеләрнең игътибарын нәкъ менә сезгә туры килә торган очрак табылмаса, һәрвакыт 8(800)100-34-34 бердәм белешмә телефоны буенча консультация алырга мөмкин.

 

  •  

12
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

 

 

          Хөрмәтле Кайбыч районы халкы! 12 декабрьдә Россия Конституциясе көнен билеләп үтәбез, шул уңайдан Сезне муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән әлеге бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм!

          Илебезнең 1993 елның 12 декабрендә кабул ителгән Конституциясе безнең зур үсеш алган дәүләт булуыбызны күрсәтә, халыкның гражданлык һәм демократик  хокукларын, аның  иреклеген чагылдыра.

          Без һәрчак ил һәм республика өчен уртак мәнфәгатьләр һәм фикерләр белән яшибез. Илебезнең тотрыклылыгы, муллыгы өчен намуслы һәм фидакарь хезмәт итәбез. Аны киләчәктә дә динамик үсүче, яшәү өчен уңайлы, киләчәктә икътисади үсеш өчен перспективалы төбәк итеп күрергә телибез.

          Сезнең барыгызга да нык сәламәтлек, тынычлык, ышаныч, барлык эш-башлангычларыгызда уңышлар һәм алга таба да тырышып хезмәт итәргә, бер-берегезне хөрмәт итеп яшәвегезне телим.

 

13 декабрьдә Кайбычка Татарстан Диния нәзарәтенең Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев киләчәк. Ул 17:30 сәгатьтә Олы Кайбыч мәдәният йортында халык белән очрашачак һәм вәгазь кичәсе үткәрәчәк.

 


11
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

 

         10 декабрь көнне район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә оешма һәм учреждение җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары катнашында киңәшмә узды.

           Киңәшмәдә узган ике атнага йомгак ясадылар.  Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлеге начальнигының урынбасары Сергей Воробьев, Кайбыч районы үзәк сырхауханәсенең баш табибы Гөлнара Сафиуллина, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин чыгышларын тыңладылар.

           «Физик затлар тарафыннан милек салымнарын түләү» темасына доклады белән Кайбыч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров чыгыш ясады. Шулай ук «2018 елгы социологик тикшеренүләр нәтиҗәләре турында. Татарстан Республикасында коррупция турында халыкның фикерен өйрәнү» һәм «Биналарны һәм ят территорияләрен иң яхшы яңа ел бизәлешенә район конкурсы турында" коррупциягә каршы көрәш буенча район башлыгы ярдәмчесе Фәния Петухова чыгыш ясады.


10
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

 

            «Рәйхан» кафесында «Бердәм Россия» «Ныклы гаилә» партия проекты кысаларында инвалидлар декадасына багышланган «Кадерле әниләр өчен йөрәк җылысы» дип исемләнгән очрашу узды. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләре буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, район социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева, «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлия Нигъмәтҗанова һәм мөмкинлекләре чикләнгән балаларның әниләре катнашты.
фоторепортаж http://kaybici.tatarstan.ru/rus/yubilyari.htm/photoreport/4603547.htm


9
декабрь, 2018 ел
якшәмбе

 

2018 елның 1 декабреннән боз шугалагында тимераякта шуу  һәркемгә дә ачык.

Шугалак түбәндәге расписание буенча эшләячәк:

Чәршәмбе, шимбә 19.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр;
Якшәмбе 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр һәм 19.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр.


7
декабрь, 2018 ел
җомга

    Татарстанда гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика халкыннан ышаныч телефонына мөрәҗәгать итү очраклары ешайды. Аларның фатирларына һәм шәхси йортларына гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яки газ хезмәте хезмәткәрләре тарафыннан тәкъдим ителгән, гражданнар киемнәрендә булган кешеләр килә һәм биналарга янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча тикшерүләр үткәрүне сорый, шуннан соң автоном янгын белдерүләрен яки газны су басу датчикларын сатып алырга һәм урнаштырырга тәкъдим итә. Бер датчикны куйган өчен җинаятьчеләр 1500 сумнан 3000 сумга кадәр акча ала, ләкин аларның бәясе 350-500 сум булса да.

          Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе тикшерүләрне үткәргән вакытта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең форма киемнәрендә булуын, хезмәт таныклыгын күрсәтүләрен искә төшерә.

         Россия ГТХМ вазыйфаи затлары эшмәкәрлек эшчәнлеген башкармый.

         Шикле затлар ачыкланган очракта «102» полиция телефоны буенча шалтыратырга кирәк.


6
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

 

Казан буенча: аязучан болытлы һава. Урыны белән кар явачак. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә. Минималь һава температурасы төнлә -6..- 8, аязган вакытта -11; көндез максималь һава температурасы -4..-6 . Юлларда урыны белән бозлавык.
 

7 нче декабрь көнне,14.00 сәгатьтә мәдәният йортында, инвалидлар декадасы уңаеннан, “Ак җилкән” халык театры артистлары тарафыннан, Хәбир Ибраһим әсәре буенча сәхнәләштерелгән  “Ялгыз каен күзе” (мелодрама) спектакле тәкъдим ителәчәк!
Керү ирекле.


5
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

 

2018 елның  5 декабрендә Казан буенча: аязучан болытлы һава, урыны белән кар явачак. Җил көньяктан секундына 3-8 метр, урыны белән көчәйгәндә секундына 10 метрга кадәр.  Минималь һава температурасы төнлә -6..- 8, көндез максималь һава температурасы -2 ..-4 . Юлларда урыны белән бозлавык.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International