Башкарма комитет хезмәткәрләре, мәдәният хезмәткәрләре юл кырыйларында чүп-чарны җыештырдылар. Юлдагы рөхсәтсез чүплекләр җирлекнең иң мөһим проблемаларының берсе булып кала бирә. Күп санлы пакетлар, шешәләр, төрле төргәкләр машина йөртүчеләр һәм пассажирлар хәрәкәт вакытында ук автомобиль тәрәзәләреннән ыргыталар. Кайберәүләр чүп-чар салынган капчыкларны юл кырыенда калдыралар. Үзләренең җәзасыз калуларына ышанган гражданнарның чүп-чарның әйләнә-тирә мохит өчен җитди куркыныч тудыруы турында уйламавы аеруча борчу тудыра. Кече Мәми авыл җирлеге администрациясе машина йөртүчеләрне һәм аларның пассажирларын аңлы булырга һәм чүп-чарны махсус билгеләнгән урыннарга ташларга, шулай ук балаларында әйләнә-тирә дөньяга сакчыл караш тәрбияләргә чакыра.