Имәнле Буртас авылы халкы, кирәкле җиһазлар белән коралланып, авыл уртасындагы күл ярын җыештырырга чыкты. Бөтен чүп-чарны җыештырдык, коры-сары, куакларны, Америка өрәңгесен кистек. Иске койманы сүттеләр. Яр күпкә чистарак һәм уңайлырак була башлады. Барыгызга да зур рәхмәт!