Карар нигезендә сәнәгать мәйданнары, транспорт инфраструктурасы һәм энергетика комплексларыннан 500 метрдан да, торак-коммуналь хуҗалыгы объектлары, ферамалардан, халык күп йөри торган урыннардан, торак йортлардан 30 метрдан да ким ераклыкта пиротехника куллану тыела.
Моны үтәмәгән физик затлар очен махсус көчәйтелгән режим вакытында штраф күләме — ун мең сумнан егерме мең сумга кадәр, э юридик затлар очен дурт йоз мең сумнан сигез йоз мең сумга кадәр.
Махсус режимның максаты - янгыннар чыгу куркынычын киметү. Янгыннар булмау һәм кешеләрнең үлеменә юл куймау өчен сездән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә сорыйбыз.