2025 елның 14 сентябрендә сезнең сайлау хокукларыгызны яклауга багышланган «кайнар линия» телефоны ачыла! Кайнар линия номеры буенча сез сайлауларга кагылышлы барлык кирәкле мәгълүматны оператив рәвештә ала алачаксыз: - Үз сайлау участогының адресын белергә; - Тавыш бирү вакытында килеп туган теләсә нинди проблемалар турында хәбәр итәргә; - Тавыш бирү процедурасына бәйле башка мәсьәләләр буенча консультация алырга. Кайнар линия телефоны WhatsApp мессенджерында хәбәрләр җибәрү өчен дә мөмкин: телефон номеры: +7 (960) 049-68-14 Консультацияләр вакыты:2025 елның 14 сентябре 07:00 дән 20: 00 гә кадәр. Консультацияләрне компетентлы белгечләр үткәрә: - Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты вәкилләре, - Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе вәкилләрен. Сайлауларда катнашуыгызга бәйле барлык мәсьәләләрне оператив хәл итү өчен кайнар линиядән файдаланыгыз.