Һәркем үз-үзен тотышы, үзе яшәгән урынга үз мөнәсәбәте турында уйланырга тиеш. Без бит бу авылның шушы урамнарында яшибез! Өмәдә катнашучылар җирлек территориясендәге чүп-чарны җыйдылар. Матур һава торышы күтәренке кәефкә һәм эшкә сәләтлелеккә ярдәм итте. Күмәк эш вакытында халык әйләнә-тирә табигатькә карата сакчыл һәм җаваплы мөнәсәбәт формалашуын үз үрнәкләре белән күрсәтте. Әлеге чараның үзенчәлеге-халыкның актив катнашуы. Өмә – территорияне җыештыру гына түгел, ә аралашу, яхшы кәеф, уңай хис-кичерешләр дә ул. Өмә бик дәртле һәм актив узды, һәркем үз табигатен карарга дәрт һәм теләк белән тулы иде, чөнки табигать, әйләнә — тирә дөнья-ул безнең йортыбыз. Һәм без анда чисталык һәм тәртип сакларга тиеш. Барыгызга да рәхмәт!