"Чиста яр"акциясе

2025 елның 6 мае, сишәмбе

Акциядә авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре, мәдәният хезмәткәрләре, битараф кешеләр катнашты. Кече Мәми авыл җирлеге территориясендәге сулык ярлары чүп-чардан чистартылды. Акция ел саен сулык ярларында санитария тәртибен урнаштыру һәм саклау, иҗтимагый активлыкны һәм гражданнарның табигатькә сакчыл мөнәсәбәтен үстерү, шулай ук янгыннардан саклану максатында үткәрелә. Чүп-чар азрак – яну өчен сәбәпләр азрак! Әйләнә-тирәбездәге табигатьне, балаларының киләчәген кайгыртучыларны сулыкларыбыз тирәли чисталык һәм тәртип сакларга чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International