Өмәгә авыл җирлеге хакимияте, мәдәният, мәгариф, ФАП хезмәткәрләре чыкты. Тырма һәм себерке белән коралланып, яфраклардан һәм чүп-чардан чистартып, язгы өмәләрнең күпьеллык традициясен дәвам итте. Үз биналарыбыз тирәсен, Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларга һәйкәл тирәсен төзекләндерү буенча өмә уздырдык. Тәртип урнаштыру, чүп - чарны һәм былтыргы яфракларны җыю-бу язгы көннәргә бурыч. Кече Мәми авыл җирлеге администрациясе барлык халыктан җылы, кояшлы көннәр башланганда үз тирә-ягында тәртип урнаштыруны үтенә. Җирлекнең чисталыгы һәм тәртибе бары тик сездән генә тора!