Балалар мәйданчыгы территориясен җыештыру

2025 елның 7 апреле, дүшәмбе

Кече Мәми авылының үзәк урамында урнашкан балалар мәйданчыгы территориясен җыештырдылар. Балалар мәйданчыгы территориясеннән төрле көнкүреш чүп-чарлары, былтыргы яфраклар, ботаклар җыелды. Шактый кыска вакыт эчендә мәйданчык чын мәгънәсендә үзгәрде. Мәйданчык чистарды, һәм балалар анда тыныч кына уйный алалар, ташланган шешәдән пыялага имгәнүдән яки пычрак яфракларга төшүдән курыкмыйча.Чираттагы тапкыр исегезгә төшерәсе килә: чисталык җыештырган җирдә түгел, ә чүпләмәгән җирдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International