Кайбыч районында ир-ат сәламәтлеккә аңлы рәвештә уртача авырлыктагы зыян салган өчен хөкем ителгән. Кайбыч районы прокуратурасы 38 яшьлек ир – атка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ Җинаять кодексының 112 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты (аңлы рәвештә сәламәтлеккә уртача зыян салу). 2024 елның августында гаепләнүче, Кайбыч районының Афанасьевка авылында булганда, үз коллегасына суккан, нәтиҗәдә зыян күрүче уртача авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган. Ир-ат үз гаебен таныган. Суд 1 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәзаны билгеләде. Йомшарткыч шартларны исәпкә алып, җәза 7 айга сынау срогы белән шартлы рәвештә билгеләнгән. Кайбыч районы прокуратурасы