Социаль куркыныч төркеме гаиләләре буенча профилактик рейд. 2025 елның 03 мартында социаль куркыныч төркеме гаиләләре буенча профилактик рейд булды. Рейдта КДН һәм ЗП җаваплы секретаре, ОСПСиД белгече, балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспектор һәм Кайбыч районы прокуроры ярдәмчесе катнашты. 4 гаилә тикшерелде, аларда 13 балигъ булмаган бала тәрбияләнә. Балигъ булмаган балаларны тәрбияләү һәм матди яктан карау, гаиләдә яшәү өчен уңайлы һәм куркынычсыз шартлар тудыру, сәламәт яшәү рәвеше алып бару бурычларын тиешенчә үтәүнең мөһимлеге турында ата-аналар белән профилактик әңгәмәләр үткәрелде. Балигъ булмаганнарның яшәү шартлары, туклану продуктлары, балалар өчен уку һәм үстерү урыннары, ял итү урыннары булу-булмавы тикшерелде. Шулай ук коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләү һәм янгын куркынычсызлыгы техникасын үтәү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Кайбыч районы прокуратурасы.