Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Кече Мәми авыл җирлеге
рус
тат
Авыл җирлеге турында
Идарә итү органнары
Градостроительство
Документлар
Кече Мәми авыл җирлегебашлыгы каралары
Постановленияләр
Карар
Гражданнар җыены карары
Пресс-служба
Докладлар һәм чыгышлар
Коррупциягә каршы хәрәкәт
Яңалыклар
Авыл җирлекләре
Кече Мәми авыл җирлеге
Кайбыч районы прокуратурасы кисәтә: мәгълүмат-телекоммуникация технологияләрен кулланып акча урлау корбаны булмаска
2024 елның 5 марты, сишәмбе
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
19
ноябрь, 2024 ел
Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитетының административ комиссиясе тарафыннан Кече Мәми авылы урамнарында профилактик рейдлар-чисталык тикшерүләре.
2024 елның 13-14 ноябрендә Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитетының административ комиссиясе Кече Мәми авылы урамнарында профилактик рейд-тикшерүләр уздырды. Тикшерү барышында «Җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу»3.6 статьясының беренче өлешендә каралган берничә административ хокук бозу ачыкланды. Төп бозу-төзелеш материалларын: ком, таш, кирпеч, вак таш, такталарны, шулай ук печән һәм утынны йорттан читтә җыю. Административ хокук бозулар турында 14 беркетмә төзелде. Административ хокук бозу турында беркетмә төзегәндә белгеч хокук бозучыларга урамны төзелеш материаллары, чүп-чар белән тутырып, авыл җирлеген төзекләндерү кагыйдәләрен бозуларын аңлатты. Гражданнар авыл җирлеген төзекләндерү кагыйдәләре барлыгын белмибез, диделәр. Исегезгә төшерәбез, һәр җирлек сайтында Документлар бүлегендә, бүлекчәсендә төзекләндерү Кагыйдәләре «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының «авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге территориясен төзекләндерү кагыйдәләре»авыл җирлеге Советы карары белән расланган. Законнарны белмәү хокук бозулар өчен җаваплылыктан азат итми. Йорт хуҗалары булмау сәбәпле, барлык хокук бозуларны да протоколлаштырып булмады. Яшьләр урамындагы 6 нчы һәм үзәк урамнардагы 4 нче йортлардагы хокук бозуларны бетерү зарурлыгын хәбәр итәбез. Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитетының административ комиссиясе тарафыннан авыл җирлекләре торак пунктлары урамнарында чисталыкны тикшерү буенча профилактик чаралар дәвам итәчәк. Киләсе тикшерү Мәлки зонасында планлаштырыла.
30
октябрь, 2024 ел
Татарстан Республикасында 2024 елның ноябрь аенда балалы гаиләләргә пособиеләр түләү графигы
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, ноябрьдә балалар өчен түләүләрне күчерүнең кайбер даталары ял көннәренә туры килә, шуңа бәйле рәвештә акча күчерү графигына төзәтмәләр кертелгән. Шулай: 2 НОЯБРЬДӘ әти-әниләргә киләчәк түләүләр : - туган көненнән алып 17 яшенә кадәрге балалар өчен һәм йөкле хатыннарга бердәм пособие; - 2023 елның 1 гыйнварына кадәр беренче бала тууга (уллыкка алынуга) бәйле рәвештә 3 яшенә кадәрге түләү; - 1,5 яшенә кадәр бала караучы эшләмәүче ата-аналар өчен пособие. 5 НОЯБРЬДӘ — - ана капиталы акчаларыннан балага 3 яшь тулганчы ай саен түләнә торган түләү. 8 НОЯБРЬДӘ — - 1,5 яшькә кадәр бала караучы эшләүче ата-аналарга пособие Бик мөһим! Түләүләр " МИР " картасына көн дәвамында күчереләчәк. Әгәр акча иртән килмәгән икән, көн ахырына кадәр көтәргә кирәк. Почта элемтәсе бүлекчәләре аша пособиеләр һәм пенсияләр алучы гражданнарга түләүләр элек расланган график нигезендә китереләчәк. Аны үзеңнең почта бүлекчәңдә ачыкларга мөмкин. Сорауларыгыз булса, дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 08.00тән 17.00га кадәр, җомга көнне 08.00-15.45 сәгатьләрдә 8-800-1-00000-1 телефон номеры буенча шалтыратып, Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге бердәм контакт-үзәгеннән консультация ала аласыз Актуаль яңалыклар белән сез безнең ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрендә таныша аласыз.
23
октябрь, 2024 ел
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге кисәтә: алдакчылардан сакланыгыз!
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге клиентлар хезмәтенә һәм контакт-үзәгенә гражданнардан мошенниклар шалтыратулары турында мөрәҗәгатьләр еш керә: алар кәрәзле телефоннарга шалтырата, үзләрен фонд хезмәткәрләре дип таныштырып, "яңа кагыйдәләр" буенча кешегә пенсия өчен стаж җитми, дип әйтәләр, шуннан соң, әгәр аны расламасаң, түләүләрне туктатып тору белән куркыталар. Мошенниклар пенсионерны Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенә яки күпфункцияле үзәккә кабул итүгә язып куярга тәкъдим итәләр, ә аннары язманы СМС коды буенча раслауны сорыйлар. Әгәр сезгә шундый эчтәлектәге шалтырату була икән, белеп торыгыз - сез мошенниклар белән сөйләшәсез. Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге мондый очракларда аралашуны мөмкин кадәр тизрәк туктатырга киңәш итә. Уяу булыгыз! Беркайчан да телефон аша паспорт мәгълүматларыгызны, банк картасы номерын, ПИН-, СМС-код яки шәхси кабинет паролен әйтмәгез. Бу хакта өлкән яшьтәге якыннарыгызның һәм танышларыгызның исләренә төшереп торыгыз! "Безнең бүлек хезмәткәрләре үз хезмәтләрен йорттан йортка тәкъдим итеп йөрмиләр. Барлык хезмәтләр дә фонд бүлекләренең клиентлар хезмәтендә һәм дәүләт хезмәтләре порталында бушлай күрсәтелә», - дип искәртте Татарстан Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Актуаль яңалыклар белән сез безнең ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрендә таныша аласыз. Сорауларыгыз булса, дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 08.15тән 17.30га кадәр, җомга көнне 08.15-16.15 сәгатьләрдә 8-800-1-00000-1 телефон номеры буенча шалтыратып, Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге бердәм контакт-үзәгеннән консультация ала аласыз.
21
октябрь, 2024 ел
Чит илдә яшәүче Татарстан пенсионерлары дәүләт хезмәтләре порталы аша пенсия түләүне озайта ала
Гамәлдәге кагыйдәләр нигезендә чит илдә яшәүче Россия пенсионерлары пенсия алуны дәвам итү өчен елга бер тапкыр шәхесләрен расларга тиеш. Шәхесне раслау Россия консуллыгы яисә илчелеге аша, шулай ук Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенә исән икәнлекләрен раслаучы документ җибәрү юлы белән гамәлгә ашырыла. Хәзер моның өчен чит илдә яшәүче пенсионерларга Россия илчелегенә барырга яки Татарстан Социаль фонды бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Шәхесне дистанцион форматта, биометрия буенча Дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон гариза язып расларга мөмкин. Әлеге ике гамәлне дә смартфон ярдәмендә өйдән чыкмыйча гына башкарырга мөмкин. Бердәнбер шарт - Дәүләт хезмәтләрендә расланган хисап язмасы булу. Биометрик шәхси мәгълүматларны теркәү һәм көчәйтелгән квалификацияләнмәгән имза алу тәртибе турында тәфсилле инструкцияләр порталда урнаштырылган. “Бары тик Россия Федерациясе территориясендә яшәүче гражданнарга гына билгеләнә торган социаль пенсияләрдән тыш, Фонд бүлеге билгеләгән барлык төр пенсияләр пенсионерның кайсы илдә яшәвенә бәйсез рәвештә түләнә”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Сорауларыгыз булса, сез дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 08.15тән 17.30га кадәр, җомга көнне 08.15-16.15 сәгатьләрдә 8-800-1-00000-1 телефон номеры буенча шалтыратып, Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге бердәм контакт-үзәгеннән консультация ала аласыз. Актуаль яңалыклар белән сез безнең - ВКонтакте, Одноклассники һәм Telegram социаль челтәрләрендә дә таныша аласыз. Видеокомментарий Управляющего: https://disk.yandex.ru/i/6Rh0AVACiRnllg
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз