8 ноябрьдән кулланучылар хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауның актуаль мәсьәләләре буенча "Кайнар линия" эшләячәк

2021 елның 8 ноябре, дүшәмбе

«Роспотребнадзор» ның ТР буенча идарәсенең Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы, Кайбыч районнары территориаль бүлеге, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы һәм «Татарстан Республикасында үзәк дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» федераль бюджет учреждениесенең Зеленодол, Югары Ослан, Кама Тамагы районнарындагы филиалының Консультация пункты белән берлектә, кулланучылар хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауның актуаль мәсьәләләре буенча "кайнар линия" телефоны кысаларында кулланучыларга тематик консультацияләр үткәрүне оештыра.

Бөтендөнья сыйфат атналыгына багышланган кулланучыларга консультация 2021 елның 8 ноябреннән 14 ноябренә кадәр 09.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр (төшке аш 12.00 дән 12.45 кә кадәр) (шимбә, якшәмбе – ял көннәре) үткәреләчәк.

Консультацияләрне телефон аша алырга мөмкин:

Яшел Үзән территориаль бүлеге башлыгы 8 (84371) 5-62-07, 8 (84377) 2-12-46 (Кама Тамагы районы;

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы начальнигы

8 (84370) 2-11-75 (Кайбыч районы);

- «Татарстан Республикасында Үзбиэ» ФФБУЗның консультация пункты 8 (84371) 5-72-63.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International