Масленица бик күңелле үтте!

2020 елның 2 марты, дүшәмбе

29 февраль көнне Кече Мәми авылында Мәдәният йорты каршындагы мәйданда Масленица бәйрәме узды. Күп тамашачыларны җыйган бәйрәм күңелле музыка белән башланып китте.  Кыш, Яз һәм Масленица бәйрәме традицион уеннар  әзерләделәр һәм үткәрделәр. Бәйрәмдә барысы да тәмле һәм купшы коймак белән сыйландылар, ә соңыннан Масленица карачкысының ничек януын зур соклану белән күзәттеләр. Бәйрәм барысына да сәламәтлек, иминлек һәм бәхетле яз теләп тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International