Халык җыены узды

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

21 гыйнвар көнне Кече Мәми авылы мәдәният йортында халык җыены булып узды. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, район прокуроры Алмаз Сөләйманов, Кече Мәми авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева, район хезмәтләре һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
      Җыелучылар алдында Кече Мәми авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева башкарылган эшләр турында хисап тотты.  Авыл халкы алдында шулай ук Кече Мәми төп мәктәбе директоры Людмила Старшова, Кече Мәми авыл мәдәният йорты методисты Людмила Козина, Бортас авыл клубы методисты Гөлшат Галимова, Кече Мәми ФАП мөдире Мәүлия Туралева, ветераннар советы рәисе Нина Дунаева, полициянең участок уполномоченные Денис Кузьмин чыгыш ясадылар.

       Гражданнар җыенында Имәнле-Бортас һәм Кече Мәми авылы арасындагы юлны ремонтлау, кече Мәмидәге зиратка юл салу һәм башка мәсьәләләр күтәрелде.  Яңа елда Кече Мәми авыл җирлегендә "гомуми файдаланудагы юлларда юл эшләре программасы" буенча яңа автомобиль юлы төзелешен тәмамлау көтелә, ул ике авылны - Кече Мәми һәм Малалланы тоташтырачак, шулай ук кече Мәмидә ФАП төзелеше һәм авыл җирлеге башкарма комитеты бинасын ремонтлау планлаштырыла.

       Җыелыш ахырында муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин очрашуга йомгак ясады. Ул җирлек башлыгы эшен уңай бәяләде. Альберт Илгизәрович шулай ук Люция Биктимировага Рәхмәт хаты тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International