21 нче декабрь көнне Кече Мәми төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында сыйныф җитәкчеләренең «куркынычсыз белем бирү тирәлеген формалаштыру һәм балигъ булмаганнарның үз-үзләрен аддиктив тотышын кисәтү»темасына район семинары булып узды. Анда муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин катнашты.
Чараның практик өлешендә укытучылар башлангыч сыйныфларда, укытучы Татьяна Самара һәм Чулпан Әхмәтҗанова үткәргән сәламәт яшәү рәвешенә багышланган сыйныф сәгате һәм «фея Саклык сере» квест-уенын карадылар. «Без төрле, әмма без тигез» дигән гомуммәктәп чарасында Халыклар дуслыгы турында сөйләштеләр, аны Надежда Фомина Әзерләде. Анда мәктәп укучылары, җырлар һәм спектакльдән сәхнәләштерелгән тамаша башкарып, үзләренең талантларын күрсәттеләр.
Чара барышында муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин чыгыш ясады. - Сыйныф җитәкчесенә җаваплы миссия йөкләнгән: ул укучыны тәрбияләү, шәхес формалаштыру, туклану, физик үсеш өчен җаваплы. Ул бер үк вакытта психолог та, әни дә, укытучы да, башка да булырга тиеш, - дип ассызыклады Альберт Илгизәрович. Укучыларның белем сыйфатын күтәрү, рейтингларны гамәлгә кертү, документларны алып баруга аерым игътибар бирү кирәклеген билгеләп үтте. Якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, яңа елда нәтиҗәле эш теләде.