Бүген Кече Мәми авыл мәдәният йортында мәдәният методистлары тарафыннан, Кече Мәми төп гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә, Россиянең истәлекле датасына – Ватан Геройлары көненә багышланган «Батырлыкка гасырларда яшәргә» дип исемләнгән чара үткәрелде. Алып баручылар Ватан Геройлары көнен гамәлгә кую турында сөйләделәр, аның тарихы белән таныштырдылар. Чара барышында Россия Геройлары, үз тормышлары бәрабәренә безнең бәхетле киләчәк өчен көрәшүчеләр турында сүз барды. Бу кешеләрнең исемнәрен һәркем белергә тиеш, аларның батырлыкларын истә тотарга һәм хөрмәт итәргә тиеш! Чарада Кече Мәме авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева, сугыш хәрәкәтләре ветераннары Ю.К. Ершов, Н. С. Кудряшов катнашты.