Бүген муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин «авыл кибете» республика программасы буенча төзелә торган Бортас һәм Кече Кайбычтагы модульле кибетләрдә булды. Ул район Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, аның төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов, Мәлки авыл җирлеге идарәсе рәисе Салават Халиков, Кече Мәми һәм Ябалак авыл җирлекләре башлыклары Елена Алексеева һәм Мөслимә Гыйззәтуллина белән берлектә объектлар төзелешенең барышы белән танышты. Мондый модульле кибетләр Федоровское һәм Байморза авылларында бар, ә 2020 елда Мөрәле һәм Ульянковода төзү планлаштырыла. Бортас һәм Кече Кайбычта төзелә торган яңа кибетләр Яңа елга кадәр ачылырга тиеш. Район башлыгы подрядчыларның эшен уңай бәяләде.