28 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр Казан шәһәрендә бадминтон, өстәл теннисы, җиңел атлетика, йөзү, шахмат буенча ТР муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы узды. Анда безнең районның муниципаль хезмәткәрләре командасы да катнашты һәм республиканың 13 районы арасында 8 нче урынны яулады. Кече Мәме авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Ворожейкина Татьяна шахмат ярышларында катнашты.