"Игелекле эш" акциясе

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында авыл җирлеге башкарма комитеты, Сәламәтлек саклау, мәдәният хезмәткәрләре «игелекле эш» акциясен оештырдылар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган, тәрбиягә бала алган гаиләдә тәрбияләнүче Сиринә Хәйретдинованың өендә булдылар. Сиринә, шатлыгын яшермичә, кунаклар белән аралашты, үзенең мавыгулары, мәктәптәге уңышлары турында сөйләде. Кыз тәм-том тутырылган пакетка аеруча шат иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International