Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Халыклар бердәмлеге көне белән котлавы!

2019 елның 4 ноябре, дүшәмбе

Хөрмәтле Кайбыч районы халкы!  Халыклар бердәмлеге көне белән ихлас котлауларны кабул итегез! Бу көнне без илебез һәм республикабыз тарихында төп роль уйнаган вакыйгаларны искә алабыз. Һәрвакытта да безнең өчен иң мөһиме халык бердәмлеге булды. Бу безнең үткәнебезне, бүгенгебезне һәм киләчәгебезне бәйләүче тарихи нигез.
           Бүгенге көндә дә, гасырлар буе сыналган әхлакый кыйммәтләргә нигезләнгән милли татулык, җәмгыятьнең бердәмлеге, гражданнарның, шул исәптән күпмилләтле район халкының тотрыклы һәм тыныч тормышы өчен кирәкле шарт булып тора. Чын халык бердәмлегеннән башка дәүләтнең барлыкка килүе һәм үсеше мөмкин түгел.

           Сезне чын күңелдән сәламәтлек, озын һәм бәхетле тормыш, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм оптимизм, район иминлеге өчен яңа уңышлар телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International