Армиягә озаттык.

2019 елның 22 октябре, сишәмбе

Бүген Олы Кайбычта агымдагы елның көзге кампаниясендә беренче булып хәрби хезмәткә чакырылучыларны Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына озату тантанасы узды. Призывникыбыз Даниил Токсаров та Ватан алдындагы гражданлык бурычын үтәргә китте . Бу көнне аларны әти-әниләре, туганнары, дуслары һәм сыйныфташлары озатып йөрде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән солдатларга котлау сүзләрен район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров җиткерде. Ул егетләргә хәерле юл, лаеклы хезмәт итүләрен, өйләренә исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде, шулай ук аларның гаиләләренә истәлекле бүләкләр тапшырды. Үткәрүләрдә шулай ук беренчел хәрби исәп буенча белгеч Сәвия Зиннурова һәм "Форпост" үзәге директоры Юрий Михайлов та катнашты. Һәм без Дәниилгә туган авылына әйләнеп кайтырга, барысын да яхшы, сәламәт булуын телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International