Бүген Кайбыч районында «Татарча диктант»бөтендөнья белем бирү акциясе узды. Роберт Миңнуллинның» Мин кулыма китап алам " әсәре буенча татар теле диктанты районның 18 мәктәбендә язылды. Ул Кече Мәми мәктәбендә дә узды, анда 23 кеше катнашты. Татар телендә дөрес язу, әдәби телне белү, орфографик һәм грамматик хаталарны үз-үзләрен тикшерү максатыннан үткәрелә торган бу акциягә 20 илдә һәм 40 төбәктә кушылган. Бу татар теленә бирелгән зур игътибар турында сөйли.