Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлавы

2019 елның 12 октябре, шимбә

Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре, тармак ветераннары!
           Һөнәри бәйрәмегез – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан иң җылы котлауларны кабул итегез!

            Бу бәйрәм Җирдә яшәүче, хезмәт куючы, терлекчелектә эшләүче, авырлыкларга карамастан, үсемлекчелек һәм терлек үстерү белән шөгыльләнүчеләрне берләштерә. Иртәгәге көнгә ышанычыбыз, илнең азык-төлек иминлеге игенчеләрнең, терлекчеләрнең, механизаторларның, башка һөнәр белгечләренең хезмәт нәтиҗәләренә бәйле.
            Барлык авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләренә, аеруча ветераннарга, җитештерү алдынгыларына фидакарь һәм намуслы хезмәтләре, крестьян бурычына тугрылыклары өчен чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәм! Авыр, әмма кирәкле нәтиҗәле хезмәтегез һәм туган җиргә тугрылыгыгыз өчен рәхмәт сезгә.
            Барыгызга да нык сәламәтлек, югары уңышлар, карусыз техника, уңай һава торышы һәм уңай шартлар, тормышта яхшы үзгәрешләр һәм иртәгесе көнгә ышаныч телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International