Бүген 8.00 дән 12.00 гә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе күчемсез милек объектларына арест салу һәм алу тәртибе белән бәйле сораулар буенча «бердәм Кайнар линия көне» үткәрә. Казан халкының сорауларына (843)255-25-71 телефоны буенча арестларны дәүләт теркәвенә алу бүлеге башлыгы Лилия Фәхретдинова җавап бирәчәк. Татарстан Республикасының башка шәһәр һәм районнарында яшәүчеләр өчен телефоннар Идарәнең рәсми сайтында урнаштырылган – rosreestr.tatarstan.ru Гражданнар мөрәҗәгате бүлегендә-Кайнар линияләр. Шалтыратыгыз һәм сорауларыгызны бирегез.