16 сентябрьдә «кадастр эшчәнлеге турында» һәм «күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турында» законнарга кертелгән үзгәрешләр үз көченә керә. Татарстан Росреестры һәм Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы экспертлары аңлатканча, Федераль закон (17.06.2009 елдагы 150-ФЗ номерлы федераль закон) күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрында (ЕГРН) күрсәтелгән мәйданга туры килмәгән җир кишәрлекләре чикләрен ачыклау тәртибен билгели.