Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Кече Мәми авыл җирлеге
рус
тат
Авыл җирлеге турында
Идарә итү органнары
Градостроительство
Документлар
Кече Мәми авыл җирлегебашлыгы каралары
Постановленияләр
Карар
Гражданнар җыены карары
Пресс-служба
Докладлар һәм чыгышлар
Коррупциягә каршы хәрәкәт
Яңалыклар
Авыл җирлекләре
Кече Мәми авыл җирлеге
Әлеге яңалык сайтта бирелмәгән
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
март, 2026 ел
2026 елның 1 июненнән Татарстанда балалары булган гаиләләр социаль ярдәмнең яңа чарасын - ел саен бирелә торган гаилә түләүләрен ала алачак
2026 елдан Россиядә ярдәмнең яңа чарасы - ата-аналар өчен еллык гаилә түләве гамәлгә ашырыла башлаячак. Әлеге түләүне алырга икесе дә рәсми рәвештә эшләүче, 18 яше тулмаган яки уку йортының көндезге бүлегендә укучы 23 яшькә кадәрге ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче ата-аналар (уллыкка алучылар, опекуннар, попечительләр) хокуклы. Шул ук вакытта үзмәшгульләр һәм махсус режимнарда эшләүче шәхси эшмәкәрләр өчен бу түләү каралмаганлыгын аңларга кирәк. Түләү илдә даими яшәүче Россия Федерациясе гражданнарына түбәндәге шартлар үтәлгәндә бирелә: мөрәҗәгать итүче һәм аның балалары Россия Федерациясе гражданнары; ата-ана рәсми рәвештә эшкә урнаштырылган; керемнәргә салым (НДФЛ) түли һәм алимент буенча бурычлары юк. Шул ук вакытта гаиләнең җан башына уртача кереме яшәү төбәгендә узган елда бер кешегә билгеләнгән яшәү минимумының 1,5 күләменнән артырга тиеш түгел. Түләү билгеләгәндә, гаиләнең тәэмин ителеш критерийлары да исәпкә алына. "Түләү алырга хокук булу-булмауны ачыклау өчен җан башына туры килә торган керемне исәпләргә кирәк. Моның өчен түбәндәге формуланы кулланалар: Җан башына уртача керем = (Гаиләнең еллык керемнәре ÷ 12) ÷ Гаилә әгъзалары саны. Мәсәлән, дүрт кешелек гаилә Татарстанда яши. 2025 елга яшәү минимумы биредә 15 073 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән. Узган ел ата-аналарның икесе дә 32 000 сум хезмәт хакы алып эшләгән, башка керемнәре булмаган. Димәк, гаиләнең җан башына уртача кереме 16 000 сумга тигез. Бу сумма төбәктә яшәү минимумының бер ярым күләменнән кимрәк (22609,50 сум), димәк, түләүгә дәгъва кылырга мөмкин. Ягъни 4 кешелек гаиләнең түләү алуга исәп тота ала торган максималь еллык кереме 1 085 256 сумга җитә дип санап чыгарырга кыен түгел. Бу очракта ата- аналарның хезмәт хаклары 45 219 сумнан артык булмаска тиеш”, - дип өстәде Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Ел дәвамында ата-аналарның хезмәт хакыннан 13% ставка белән физик затлар кеременә салым (НДФЛ) тотыла. Ел нәтиҗәләре буенча салым киметелгән ставка буенча - 6% итеп санала. Аерма гаиләгә кайтарыла. Югарыда китерелгән мисалны дәвам иткән очракта, әгәр дә ир белән хатынның берсе 2025 елда һәр ай саен 32 000 сум хезмәт хакы алып, аның башка керемнәре булмаса, бер ел эчендә аннан 49 920 сум керем салымы тотылган булып чыга. 6% ставка буенча салым 23 040 сум тәшкил итә. Аермасы - 26 880 сум. Әлеге сумманы гражданин кире кайтара ала. Салым кайтарырга хокуклы гражданнар НДФЛ түләгән елдан соң килгән елның 1 июненән 1 октябренә кадәр гариза бирә ала. Ягъни 2026 елда 2025 ел түләүләрен сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Документларны «Дәүләт хезмәтләре» порталы, күпфункцияле үзәк яисә Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтендә бирергә мөмкин. Кирәкле мәгълүматларның күпчелек өлешен фонд белгечләре мөстәкыйль рәвештә соратап алачаклар, әмма аерым белешмәләрне (мәсәлән, уку йортыннан) мөрәҗәгать итүчегә шәхсән бирергә кирәк булачак. Социаль фондта гариза 10-30 эш көненә кадәр карала, уңай карар кабул ителгәннән соң, акча 5 эш көне дәвамында күчерелә. Түләү елына бер тапкыр башкарыла, ә түләү алу хокукын ел саен расларга кирәк. Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була. Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).
2
март, 2026 ел
Роспотребнадзорның кайнар линиясе
Роспотребнадзорның кайнар линиясе 2026 елның 10 мартыннан 20 мартына кадәр федераль бюджет учреждениеләре гигиена һәм эпидемиология үзәкләре сезнең кулланучылар хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрегезне яклау буенча кайнар линия эшен үткәрә. Консультацияләр Бөтендөнья кулланучылар көне девизы турында мәгълүмати материал бирүне үз эченә ала. Мөрәҗәгать итү өчен Белешмәләр: - Татарстан "Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге" ФБУЗ Яшел Үзән филиалы консультация пункты телефоны»: ☎️ (84371) 5 72 63 Эш вакыты:эш көннәре 8:00 дән 12:00 гә кадәр һәм 13:00 дән 16: 40 га кадәр - Ро Роспотребнадзорның бердәм консультация үзәге: 8 8 800 555 49 43 (тәүлек буе эшли)
27
гыйнвар, 2026 ел
2026 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасында үзмәшгульләр өчен ирекле социаль иминиятләштерү буенча эксперимент старт алды
2026 елның 1 гыйнварыннан Россиядә үзмәшгульләргә вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча түләүләр алу өчен социаль иминият системасына үз ихтыярлары белән кушылырга мөмкинлек бирә торган эксперимент старт алды. Анда катнашу өчен "дәүләт хезмәтләре" порталында Россия социаль фондына гариза бирергә кирәк. Моны теләсә кайсы төбәктән эшләргә мөмкин, ә теркәлгәннән соң кеше яшәү урыны буенча рәсмиләштереләчәк. Ана булу белән бәйле (декрет, бала карау буенча пособие) пособиеләр әлеге система кысаларында бирелми - эксперимент авыру сәбәпле түләүләргә генә кагыла. Үзмәшгуль кеше иминият суммасының күләмен - елына 35 000 яки 50 000 сум итеп сайларга мөмкин. Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме үзгәргәндә, суммалар автомат рәвештә үзгәрә. Иминият кертеме күләме сайланган сумманың 3,84% ын тәшкил итә, бу аена 35 000 сум булганда-1344 сум, ә 50 000 сум күләмендә булган очракта -1 920 сум тәшкил итә. Взнослар гариза биргәннән соң киләсе айдан исәпләнә башлый. Аларны ай саен яки берьюлы берничә ай, әмма 12 ай алдан да артык булмаган өчен түләргә мөмкин. Вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча пособие алу хокукы взносларны өзлексез алты ай түләгәннән соң барлыкка килә. Түләү күләме, наем буенча алдагы эшне дә кертеп, иминият стажына һәм иминиятләшерелүченең системада ничә ай катнашуына бәйле. 8 ел һәм аннан да күбрәк стажы булучылар взносларны 12 айдан артык түләгәндә, пособие иминият суммасының 100%ын; 6-12 ай булган очракта - 70% тәшкил итә. 5-8 ел стаж белән: 12 айдан артык түләгәндә - иминият суммасының 80%, шуның 70%- 6-12 ай түләгән очракта. 5 елдан кимрәк стажлылар 12 айдан артык түләгәндә - иминият суммасының 60%; шуның 70% - 6-12 ай түләгән очракта. "Мәсәлән, 8 ел стажы булган Сергей Иванов еллык суммасы 35 000 сум тәшкил иткән ирекле иминиятләштерүгә кушылды. Җиде айдан соң ул 7 көн дәвамында авырый. Пособие аена 24 500 сум, ә 7 көн өчен 5 717,69 сум тәшкил итәчәк. Түләү вакытлыча хезмәткә яраксызлык кәгазе ябылганнан соң 10 эш көне дәвамында, үзмәшгуль кеше "Минем салым" мобиль кушымтасы яки "Дәүләт хезмәте" порталы аша акча күчерергә ризалык биргән очракта башкарыла,” - диде Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. Эксперимент 2026 елның 1 гыйнварыннан 2028 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк, ә аңа кушылуга гаризаны 2027 елның 30 сентябреннән дә соңга калмыйча бирергә кирәк. Махсус салым режимы буенча эшләүче үзмәшгульләр яңа тәҗрибәгә кушылырга яки ирекле иминиятнең гадәти системасын куллануны дәвам итү ысулын уңайлырак дип сайларга мөмкин. Россия Социаль фонды бүлегенең социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм хезмәт күрсәтүләр турында тулы һәм дөрес мәгълүмат Татарстан Республикасын СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге : ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була . Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар- 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала .Төбәк линиясе тәүлек әйләнәсе эшли - 24/7, шалтырату бушлай.
19
гыйнвар, 2026 ел
Хөрмәтле православие динен тотучы райондашларыбыз
Качману - ул бөек христиан бәйрәме, рухи яңаруны һәм иң яхшы кешелек сыйфатларын: шәфкатьлелек, үзара аңлашу һәм кичерүне чагылдыра. Якты һәм саф Качману бәйрәме белән! Кайбыч муниципаль районы башлыгы, Альберт Рәхмәтуллин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз